Боз сарае сезне көтә

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Боз сарае сезне көтә
Газета укучыларыбыз шәһәрдә яңа ачылган Боз сараеның эшчәнлеге белән кызыксынып шалтыраталар.
Фигуралы шуу белән кайчан шөгыльләнә башларга була, хоккей уеннары кайчан башлана һ.б. Без бу сорауларны “Арча Арена” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе директоры Илһам Шакировка юлладык.
— Билгеле булганча, Боз сарае 30 декабрьдә ачылды. Каникулларда бер көн дә ябылмыйча көне буе эшләдек. Барлык мәктәпләр график буенча килеп тимераякта шудылар. Төштән соң теләгән бар кеше, тимераякта шуып, ял итә алды.
12 гыйнвардан башлап районның балалар хоккей командалары расписание нигезендә шөгыльләнә башлады. 19 гыйнвардан өлкәнрәкләр хоккей уйный башлый.
Фигуралы шуу буенча 3 февральдән 3 һәм 6 яшьлек балалар өчен дәресләр башланачак. Шушы мөмкинлектән файдаланып, кызыксынган ата–аналарны 21 гыйнварда 17 сәгатькә Боз сараена чакырабыз. Казаннан кайткан тренерлар белән очрашу була. Сорау-ларга тулырак җавапны шунда алып булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International