Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Гомер хатирәләрен сүткәндә
2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Гомер хатирәләрен сүткәндә
Яңа елның икенче көнендә Казанбаш авылында яшәүче Рәсимә Фазлыевага 90 яшь тулды. Үз гомерендә бик күпне кичергән кеше ул. Хәтере бик әйбәт, аның белән сөйләшеп утыруы рәхәт.
Рәсимә апа хәтер йомгагын ерактан сүтә башлады. Бабалары Хаҗиәхмәт бик тырыш кеше була, шуңа күрә тормышлары да таза, йорт–җир җитүле. Менә шуның өчен гаеплегә әверелә, йортларын Рәсимә апача әйтсәк, торгига куялар, ак өйне бөтенләй сүтеп алып китәләр. Әле моның белән генә дә эш бетми, шактый еллардан соң әтиләре Шаһиәхмәтне, кулак малае дип гаепләп, 61 яшендә алты елга төрмәгә озаталар. Казан читендә атлар карый ул.
— Безнең авылдан өч кеше иде алар, — ди Рәсимә апа. — Ай саен бер тапкыр ашарларына илтә бара идек. Әти кочаклап, еламагыз, бар да әйбәт булыр, дип озатып кала иде.
Рәсимә апа булачак язучы Гариф Ахунов белән бер сыйныфта укый. “Без 5нче сыйныфта вакытта әтисен үтерделәр, коммунист иде, без дә күмгәндә быргылар кычкыртып бардык”.
Казанбашта урта мәктәп, 9–10 сыйныфлар түләүле — айга 150 сум. Көндезге 12гә кадәр укыйлар, аннан соң колхоз эшенә чыгасы. Кыз әйбәт укый. Бервакыт мәктәп директоры Рәшидә апа: “МТС”ка контроль–хисапчы кирәк, син шунда бар”, — ди. 1942 елда урта мәктәпне дә тәмамлый.
Шәкүр абыйсы “МТС”та хисапчы була, аны сугышка алалар, бер кулсыз, ике аяксыз килеш кайта. Шул килеш тә трактор бригадасы бригадиры булып эшли, 89 яшькә кадәр яшәп китеп бара.
Шәкүрә апасының ире сугышта ике аягын калдырып кайта: “Ике санитарка кайтарды, әгәр алмасагыз, тәрбиягә алып китәбез”, — диләр. Бер аягы төптән, икенчесе тездән юк. Шул хәлдә дә эшкә урнаша, парт-оешма секретаре Әхмәт Хәйруллин ат белән алып китә, китереп куя. “Бик авырта, кроватьта чыдый алмый сикергәли иде, ничек түзгәндер? Хатыны белән ике бала үстерделәр, бер кызы шәфкать туташы иде, шул бик карады, Казанга китеп гомер иттеләр”.
Тәскирә апасы Чепья районында укытучы була, аны да сугышка алалар. Кулларын бик каты пешереп кайта. Казанбашта укыта, нибары 65 яшьтә үлеп китә.
Бер гаиләдә күпме хәсрәт, кайгы, сагыш. “Кулак” балалары ил азатлыгы өчен кул–аякларын өздерә, ярты гәүдә белән тылда хезмәт итә.
Рәсимә апа 1958 елга кадәр “МТС”та кассир–хисапчы. “Чүриледәге район үзәгенә иртән 5тә чыгып китә идек, ат белән әйләнеп кайтканчы төн урталары җитә. Җәяү йөргән вакытлар да булды”.
“МТС” беткәч, колхозга күчә, аннан “Мөндеш сельхозтехникасы”нда эшли.
1950 елда авылның күрке булган, гармунчы егет Әдһәм белән тормыш корып җибәрәләр. Биш бала үстерәләр, 11 оныгы, 6 оныкчыгы бар бүгенге көндә. Улы Илдус, килене Сания тәрбиясендә яшәп ята, шөкер итеп туя алмый. 36 ел килен белән тату гына яшиләр. Тик тора торган кеше түгел әле ул. “Түбә дә буйый идем, хәзер буйыйсы юк”, — дип шаярта ул. Ә менә бәрәңге казырга бик ярата, туктатмасалар, бөтен бакчаны казып чыгасы.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз