Район газетасы призына

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Район газетасы призына
9 гыйнварда район мәктәпләре арасында “Арча хәбәрләре” газетасы призына һәм район беренчелегенә шахмат бәйгесе уздырылды. Анда ун мәктәп командасы катнашты. Бәйге бик мавыктыргыч, зур оешканлык белән узды.
“Арча хәбәрләре” призына Иске Чүриле мәктәбе командасы ия булды. Команданың тренеры Гәүһәр Сәйфуллина, команда составында Айдар Минҗанов, Илнур Хөснетдинов, Рамил Һидиятуллин һәм Алия Әдһәмова бар иде. Икенче урынны Укучылар сарае командасы (тренеры — Айдар Яхин) алды. Команда сос-тавында Нияз Галәветдинов, Руслан Сабиров, Илдус Фазуллин, Чәчкә Зәйнуллина. Өченче урында — Ашытбаш мәктәбе командасы (тренеры — Сөләйман Галиуллин). Команда составында Фәргать Нуруллин, Илшат Салих-җанов, Инзил Хөсәенов һәм Нәркизә Кавиева.
Тугыз еллык мәктәпләр арасында беренче урынны Урта Курса мәктәбе (тренеры Мөдәрис Лотфуллин), икенче урынны Яңа Кишет мәктәбе (тренеры — Фарсель Минҗанов), өченче урынны Кәче мәктәбе (тренеры — Хәйдәр Зәйнуллин) командалары яулады.
Иске Чүриле, Укучылар сарае, Ашытбаш мәктәпләре командаларына дипломнар һәм “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенең бүләкләре тапшырылды.
ӘМИР ШӘЯХМӘТОВ,
ярышларның хөкемдары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International