Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
2015 елны малай белән башладык!
2015 елның 16 гыйнвары, җомга
2015 елны малай белән башладык!
Гыйнвар башында үзәк хастаханәнең бала тудыру бүлегендә булдым.
Акушер Айгөл Закирова:
— Бүген бәбиләргә бик бай булмасак та, сертификатлар буенча гыйнвар уңышлы булырга охшаган, — дип каршы алды.
Яшь белгеч Айгөл, Казан медицина көллиятен тәмамлап, 2011 елда Арча бала тудыру бүлегендә эшли башлаган.
— Арча кызы мин, — ди. — Арчаны яратам. Безнең белән укыган кызларның кайберләре Казанда калды. Зөлфия, Алсу Арчага кайтты. Хезмәтем ошый. Яшь әниләргә авыр вакытта ярдәм итәсе килә.
— Тупаслык күрсәтмисезме соң? — дип сорыйм.
— Ю-у-ук, үзләре кычкыралар әле, — ди Айгөл елмаеп.
Төрле палаталарда нибары ике яшь әни ята. Аның берсе 28 декабрьдә үк бәбиләгән. Бәйрәм төнен бала тудыру бүлегендә үткәрергә туры килгән. Матбугат кешесе белән сөйләшергә теләмәгәч, янына кермәдек. Ә менә 1 гыйнварда сәгать 8 тулып 15 минутта бәби тапкан Тәнзилә Төхвәтуллинаның хәлен белергә насыйп булды.
Елмаеп каршы алды ул безне. Улы Аяз янәшәсендә иде.
— Исемне кем тапты? — дип сорыйм.
— Әтисе инде, — дип елмая яшь әни.
Наласа кызы Тәнзилә Кәче егете Айдарга кияүгә чыккан. Үрнәк агросәнәгать көллиятендә пешекче–кондитерлыкка укыган. Иптәше Казанда юлчы булып эшли.
— Аяз минем әтинең (Редафис) туган көнендә туды, — ди Тәнзилә. — Әти мәрхүм инде.
— Әтиегезгә ничә яшь тулган булыр иде?
— 55 яшь.
Тәнзилә Яңа елга кадәр бәби табармын, дип уйлаган. Әмма Аяз ашыкмаган, Яңа елның беренче көнен көткән.
— Күңел сизгән кебек үз әниемне дә (Тәгыйлә) Яңа ел каршыларга чакырган идем, — дип сөйли ул. — Башта табын әзерләдек. Табын артында юньләп утыра да алмадым. Төнлә авырта башладым. 12 тулып киткәч, хастаханәгә әзерләнә башладык. 1 тулганда монда кердем. Авыртуы кыен булса да, баланы авырдан тапмадым.
Янәшәсендә тәҗрибәле акушер Резедә Садыйкова булган. Сменасы тәмамланып, өенә кайтып киткән, соңыннан үзе белән сөйләштек. Казанда эшләп кайткан. 2004 елдан монда.
— Бала табу җиңел булмый инде ул, — диде ул. — Бик җаваплы эш. Яшь әниләр бәбиләгәндә һәрвакыт янәшәдә югары белемле акушер–гинеколог була. Бу юлы Галия Намусовна иде.
Ә акушер Нурия Рәхмәтуллина Яңа ел төнендә эшләгән. Тәнзиләне ул кабул иткән.
— 31 ел акушер булып эшлим, — дип сөйли ул. — 4 елга бер тапкыр Яңа ел төнендә эшләргә туры килә. Авырсынмыйм. Эш дип кабул итәм. Гаиләм дә шуңа ияләнде. Быелгы Яңа ел төне тыныч үтте. Тәнзиләне 1 тулганда кабул иттек. Бәбигә акыллы итеп авыртты.
— Акылсыз итеп авырту ничек була?
— Төрлесе бар. Әмма бәбигә авыртуны гаепләп булмый. Авырту бит ул.
— Акушер буларак, нинди теләкләрегез бар?
— Әниләр кызларын, матур киендереп кенә түгел, бала табарга, әни булырга тиешлекләрен әйтеп, моның табигый хәл булуын аңлатып, миһербанлы итеп тәрбияләсеннәр иде. Яшьләр белән бик авыр.
...Яңа елны малай белән башлап җибәрдек. Гадәттә малайларны яраталар. Сарык (кәҗә) елы уңышлы булыр, Алла боерса!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз