Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңа елда бергә булыйк
2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Яңа елда бергә булыйк
Әле кайчан гына мәш килеп Яңа ел каршыларга әзерләнеп йөрдек. Бүген ул турыда узган ел, дип сөйләшәбез. Уйлап карасаң, бер мизгеллек бәйрәм өчен күпме мәшәкатьләр бит. Шунысы күңелне куандыра — күңелле мәшәкатьләр! Ә шәһәребез ничек ямьләнде бу чорда! Кайсы почмагына барма, аллы-гөлле утлар җемелдәп, күңелгә рәхәтлек, сихри нур
өсти.
Килешерсезме–юкмы, быел Арчабыз аеруча матур булган кебек тоелды. Урамнардагы агачларга кадәр утлар яктысыннан җемелдәп торды. Ә оешмалар, предприятиеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары яннары... искиткеч матур иде! Кар сыннары, утлар белән бизәлгән чыршылар... Һәр җирдә төп урында Яңа ел символына әверелгән Кыш бабай, Кар кызы сыннары. Барысы да район күләмендә үткәрелгән бәйгедә җиңү яуларга лаеклы. Тик бу очракта да бәйге бәйге булып кала. Менә шул матурлык арасыннан да иң матурларны сайлап алырга туры килгән комиссиягә.
13 гыйнварда искечә Яңа елны каршы алу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев та катнашты. Ул район халкын Яңа ел белән котлады, яңа уңышлар теләде, үзәк чыршыны ачу тантанасында Кыш бабайда кунакта булып, матур чыгыш ясаганнарга, шулай ук оешма, предприятие, мәктәп, балалар бакчалары яннары бизәлеше буенча “Яңа ел бизәкләре” бәйгеләрендә җиңү яулаган коллективларга тантаналы шартларда бүләкләр тапшырды.
Әй, бәйрәм итәргә ярата да инде безнең халык. Тәмен белеп, рәхәтләнеп. 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә дә, Кремль сәгатьләре төнге 12не суккач, салкын булуга карамастан, халык үзәк стадионга җыелган иде. Ул вакытта үзешчәннәребез белән бергә якташыбыз, җырчы Илназ Гарипов мәйданга җыелганнарның күңелен күрде.
Искечә Яңа елны каршы алу тантанасы да күңелле һәм кызыклы чыгышлар белән үрелеп барды. Үзәк чыршыны ачу тантанасында тамашачы ихтирамын яулаган коллективлар яңадан сәхнәгә чакырылды. Җиңүчеләр парадын искиткеч чыгышлары белән халыкны социаль яклау бүлеге һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе коллективы башлап җибәрде.
Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтен дә күрми һич мөмкин түгел. Алар бәйрәм көннәрендә, халык ял иткәндә дә эшләде. Хәтта күрше Әтнә районына да барып, үзәк чыршы янында ике сәгатьлек бәйрәм концерты куйды. Күршеләребез дә җавапсыз калмаган. Искечә Яңа елны каршы алу тантанасына үзенчәлек кертеп, Әтнә районы үзешчәннәре безгә килде. Киләчәктә дә ут күршеләр белән шулай дус, тату яшәргә насыйп булсын иде. Яңа ел белән барыгызны да! 2015 ел һәрберебезгә сәламәтлек, иминлек, тынычлык, уңышлар гына алып килсен! Яңа елда да бергә булыйк, дуслар!
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз