Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Берәү дә читтә калмасын
2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Берәү дә читтә калмасын
Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча федераль программа нигезендә районда яшәүче сугыш ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына Арчадан өр-яңа фатирлар бирелде.
— Барлыгы 706 кеше яңа торактан ачкычлар алды. Тагын 4 кеше чиратта тора, — ди халыкны социаль яклау бүлеге юрисконсульты Гүзәл Фазылҗанова.
Шул ук вакытта сугыш ветераны хатыны булып та рәсми рәвештә язылышмыйча яшәгәнлектән яки башка сәбәпләр белән фатир бирелмәгән, әмма торакларын төзекләндерүдә мохтаҗлык кичергәннәр дә бар әле. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев аларның берсен дә читтә калдырмыйча, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм бүләге ясап, һәрберсенә тиешенчә ярдәм күрсәтүне оештырды.
Районда шушы исемлеккә 9 кеше кергән. Алар яшәгән торакларны төзекләндерү шәһәрдәге төрле оешмаларга бүлеп бирелгән. “АрскПласт” ширкәтенә Арчада яшәүче сугыш ветераны Салих Гарифуллин фатирының эчен төзекләндерү, балконын ясау, тәрәзәләрен алыштыру, “Жилкомбытсервис” ширкәтенә Арча станциясендә улы белән генә яшәүче сугыш ветеранының тол калган хатыны Фатыйма Гыйльфанованың өенә су кертү, канализация үткәрү, кайнар су белән тәэмин итү, бәдрәф эшләү йөкләнгән.
— Йорт эчендәге эшләрне озакка сузмый башлыйбыз. Ә менә урам яктагыларына кар беткәч тотынырга планлаштырабыз, — ди “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов.
Ташкичү авыл җирлегендә дә шундый ике кеше бар икән. Рәсми рәвештә язылышмаганлыктан фатир бирелмәгән сугыш ветеранының тол калган хатыны Ашытбашта яшәүче Пиконай Спиридонованың тәрәзә рамнарын, электр чыбыкларын, түбәсен алыштырырга кирәк.
— Бу эшне безгә башкарасы, — ди “Арча МСО”сы ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин. — Барып кайттык. Ул кышкы чорда Казанда кызында яши, авылга җәйгә генә кайта икән. Кайтсалар, безнең белән элемтәгә керүләрен сорап, күршеләренә әйтеп калдырдык. Мөмкинлек туу белән бу эшләрне башкарып чыгачакбыз.
Шушы ук авыл җирлегеннән Иске Ашытта улы белән генә яшәүче шулай ук сугыш ветеранының тол калган хатыны Мәдинә Шәрәфиевага да ярдәм күрсәтеләчәк. Яңа Кенәр торак–коммуналь хуҗалыгы санитар челтәр белән канализация үткәреп, кайнар су белән тәэмин итәчәк.
Наласадан сугыш ветеранының тол калган хатыны Рәхилә Кәлимуллинаның йортын төзекләндерүгә “Арча АТП”сы ширкәте алынган.
— Янына барып, очрашып, сөйләшеп кайттык. Аның теләге буенча декабрь ахырында ук газ плитәсе алып барып урнаштырдык. Бик сөенде, рәхмәтләр укып калды. Хәзер планда янкорма һәм веранданы ныклап төзекләндерү, йортын тышлау, түбәсен алыштыру, кайнар һәм салкын су кертү, санитар челтәр белән канализация үткәрү, — ди җитәкчесе Рүзәл Гәрәев.
Иске Кырлай авыл җирлегеннән гаиләләре, балалары булмаган, бер ялгызы яшәгән 80 яшьтән өлкәнрәк тыл ветераннары да читтә калмаган.
— Хәрби комиссар белән бергәләп өйләрендә булдык, — ди авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов. — Түбән Мәтәскәдән Галия Дәүләтбаеваның коймасын төзекләндерергә, Җәүһәрия Камалиева йортына су кертергә, канализация үткәрергә, өйдә бәдрәф эшләргә кирәк, ә Иске Иябаштан Мөслимә Ягафарова кое казып би-рүне сорый.
Бу эшләрне “Икстрой”, “Энергосервис”, “Водоканал-Сервис” ширкәтләре башкарачак.
Ә менә “Арча КСМ”ы ширкәте Яңа Кырлайдан сугыш ветеранының тол калган хатыны Һаҗәр Гатиятуллинага ярдәм күрсәтәчәк. Һаҗәр апа янына ширкәт җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев һәм Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров белән бергә бардык. Тыл ветеранына 88 яшь. Күзләре күрми, колаклары ишетми, үзе урын өстендә ята икән. Безнең янга үзе дә пенсия яшендәге кызы Асия апа чыкты. Бик тырышлар булырга охшый. Икесе дә олы яшьтә булуларына карамастан, әле дә сыер асрыйлар, умарта да тотканнар. Ни өчен килүебезне белгәч, Асия апа:
— Безнең өй 1959 елны төзелгән. Яшәмәслек түгел әле. Аллага шөкер, су, газ кергән. Менә фундамент кына начарланды. Идән астындагы бәрәңге өши, — диде.
Рафаэль Муллагалиев, йортны һәрьяктан карап чыгып, нәрсәләр эшләргә кирәклеген дә билгеләде.
— Февральдә эшне башларга планлаштырабыз, —диде ул. — Монда түбәне төзекләндерергә, түшәмнәрне карарга, веранда төзергә, койма корырга кирәк. Фундаментка соңрак тотынырга туры киләчәк. Җиңү бәйрәменә кадәр барысын да төгәллибез.
Чыннан да, әлеге эшләрнең кайберләренә хәзер үк тотынып булса, кайберләрен язга чыккач кына башкарырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, һәр оешманың да мондый изге хезмәткә җаваплы караячагына ышанабыз. Без дә, үз чиратыбызда, бу мәсьәләгә кире әйләнеп кайтып, эш барышын газета битендә яктыртачакбыз әле.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз