Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Үзебезнеке арзанга төшә
2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Үзебезнеке арзанга төшә
Бик кызык кешеләр без. Булган әйберне юк итәбез дә, күпмедер вакыт үткәч, эх, ялгышканбыз дип, башны кашыйбыз. Моңа мисаллар адым саен. Берзаман суканы уйлап табучыны кешелек тарихында булган сугышлар китергән зыяннан зуррак зыян салучы дип игълан иттеләр. Сукалар күп хуҗалыкларда металл ватыклары итеп озатылды. Бүген үкенәләр инде, чөнки сукаланмаган басуларны чүп басты.
Ата–бабаларыбыз мирасы белән сак булырга кирәк. Чит ил техникасы әйбәт, җитештерүчәнлеге югары, трактор, комбайн кабинасына тузан да, тавыш та керми. Тик менә дөньялар ниндигә әйләнде, чит илнеке дә туза, запас частьлар кирәк. Ә алар бик кыйммәт, бирми башларга да мөмкиннәр.
Бәхеткә, бүген районда шундый авыр вакытларда таяныч булырлык предприятиеләр бар. Терлекчелеккә хезмәт күрсәтүче Мөндеш “сельхозтехникасы”н саклап калган Төхвәтуллиннарга бөтен республика рәхмәт укый.
Арчада 1930 елда “МТМ” (машина–трактор мастерское) дигән оешма төзелә. “МТС”ларда булган техниканы ремонтлау өчен. Быел юбилее да әле аның. 85 ел эчендә төрле исемнәр йөртә, әмма җисеме үзгәрми. Бүген ул “Арча төбәге үзәге” сәүдә йорты” ширкәте дип атала.
— Урал, Идел буе округларына кергән 24 өлкәдә барлык дизель двигательләренә гарантия чорында хезмәт күрсәтәбез, — ди директор Даниял Фәсәхиев. — Бездә бөтен төр дизель двигательләре ремонтлана, теләгән кеше әзер двигательне алыштырып китә ала. Тапшыру тартмалары да ремонтлыйбыз.
Югары сыйфат, югары технология, махсус станоклар, стендлар чит ил техникасы детальләрен торгызырга мөмкинлек бирә. Казан, Мәскәү, Чиләбе, Барнаул галимнәре, белгечләре белән тыгыз элемтәдә эшлиләр.
Янәшәдә генә тагын бер үзенчәлекле предприятие — “Ремтех” ширкәте урнашкан.
— Чит ил техникасы булган хуҗалыклар да безгә бик теләп килә, — ди җитәкче Әнәс Әхмәтгәрәев. — Подшипникларны, башка частьларны торгызабыз. Безнең районның “Вамин–Мәрҗани”, “Игенче”, “Татарстан”, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай” ширкәтләре белән элемтәләр тыгыз.
15 гыйнварда район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов хуҗалыклар җитәкчеләре, баш инженерлар белән шушы предприятиеләрдә булдылар, соңыннан язгы чәчүгә әзерлек турында сөйләш-теләр.
— Без узган көз үк нинди запас частьлар кирәклеген ачыкларга киңәш иткән идек, — диде Айдар Габбасов. — Аларны иске бәяләр белән алып була иде. Әмма моңа игътибар итмәүчеләр дә булды, хәзерге бәяләрне үзегез беләсез. Бүген булган предприятие-ләрдә бәяләр әле дә 10 тапкырга кадәр арзан.
“Кырлай” ширкәте бәяләр үзгәргәнче 3 “МТЗ” тракторы, “КамАЗ”лар алып калган.
Быел һава шартлары техника ремонты өчен уңай тора, ачык һавада да эшләргә мөмкин. “Арча” ширкәтендә 35 чәчкечнең 12се, “Вамин–Мәрҗани” ширкәтендә 67 чәчкечнең 15е ремонтланган.
14 гыйнварда Кукмарада үткәрелгән киңәшмәдә безнең район вәкилләре дә катнашты. Анда авыл хуҗалыгы мәсьәләре буенча зур сөйләшү булды. Төп фикер шул — берәү дә читтән килеп эшләмәячәк, акча — терлекчелектә. Чәчүгә әзерлекнең нинди булуы да шуңа бәйле.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз