Үзәк хастаханәсе ныклап төзекләндерү программасына кертелде

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Арча халкының күпсанлы сораулары буенча район җитәкчесе Илшат Нуриев быел республиканың сәламәтлек саклау обьектларын ныклап төзекләндерү программасына безнең үзәк хастаханәне дә кертүгә иреште. Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә 2015 елда терапия, хирургия бүлекләре һәм йөрәк-кан авырулары үзәгенең бер өлеше урнашкан 2 катлы бинаны төзекләндерү өчен 32 миллион сум биреләчәк. Баш табиб Тәлгать Баһаветдинов әйтүенчә, проект-смета документлары әзер инде. Хәзерге вакытта материаллар туплау һәм ремонтланачак бинадан авыруларны башка дәвалау корпусларына күчерү бара. Бу уңайдан ул үзәк хастаханә администрациясенең вакытлыча туган кыенлыклар өчен халык алдында гафу үтенүен белдерде. Шушы көннәрдә төзүчеләр эшкә тотыначак. Аларның республика клиник хастаханәсен (РКБ) ремонтлаган Казан осталары булуын да билгеләп китәргә кирәк. Димәк, киләчәктә безнең хастаханә дә Татарстанның иң яхшылары дәрәҗәсендә булыр дип өметләник.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International