Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
17 гыйнварда авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрелде. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Киңәшмәдә районда Җиңүнең 70 еллыгын үткәрүгә әзерлекнең барышы, җирле үзидарә органнарының территория-ләрне төзекләндерү буенча эше — юлларны кардан чистарту, чүп–чарны үзвакытында чыгару һ.б. мәсьәләләр каралды. Шулай ук башкарылган нотариаль эшләр турында мәгълүматлар бирү, норматив–хокукый актларны кабул итү һәм теркәү тәртибе мәсьәләләре дә өйрәнелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International