Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сагынып сөйләр кеше
2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Сагынып сөйләр кеше
Язучы, мөгаллим Дамир Галимовның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Казан арты” тарих–этнография музеенда искә алу кичәсе булды. Анда туганнары, сабакташлары, якын дуслары, шәкертләре һәм аны күреп белмәсәләр дә, башкарган гамәлләре, шигырьләре, мәкаләләре, китаплары аша иҗатына гашыйк әдәбият сөючеләр, мөгаллимнәр, райондашлар җыелды.
Язучы-мөгаллимнең бертуган апасы Надия Хәбибуллина, тормыш иптәше Сания Галимова, улы Таһир Галимов, сабакташы Әмир Шәяхмәтов, хезмәттәше Илдус Сәгъдиев, гаилә дуслары Зилә Шәйхетдинова, туганнан–туган энесе Илдус Хәбибуллин, шәкертләре Равия Мусина, “Казан арты” тарих–этнография музее директоры Ришат Камалов, музейның директор урынбасары Шәфигулла Гарипов уртаклашкан истәлекләр Дамир Каюм улының рухына дога булып ирешсен.
Дамир Галимов Арча районының Иске Төрнәле авылында туа. Авылда узган нужалы балачак еллары турында Надия апа йөрәк әрнеткеч хатирәләрне искә төшерә. Аларны сугыш ятим калдыра, әтиләре Каюм абый яу кырында башын салгач, әниләре Асылбикә апа балаларын үстерү өчен көченнөн килгәнчә колхозда бил бөгә. Авыр еллар китергән ачлык михнәтләре турында сөйләп бетерә алмый Надия апа. Тик авырлыкларга түзәргә өйрәнгән адәм баласының күңеле офыклар артында яктылык барлыгына инанып яши, сизгерлеге, сәләте аны белем алырга, киң дөньяга өнди. Әнә шул сугыштан соңгы авыр елларда ук биергә оста Надия белән шигырь сөйләргә яратучы Дамир җәяүләп Арчага барып мәдәният тормышына таба атлый башлый (ул чакларда да конкурслар булды микән?). “Дамир гомере буе туган җанлы булды, үзенә авырлык китереп булса да якыннарына булыша иде. Кешегә яхшылыктан башка берни эшләмәде. Язгы сулар кебек агып китте аның гомере...” — дип күңел хатирәләрен барлый Надия апа.
Заманалар авыр булса да, белемгә омтылышы Дамир абыйны Арча педагогия училищесына алып килә. Аны тәмамлагач, егет армиядә хезмәт итеп кайта, аннан районыбызның берничә авылында балалар укыта. Бер очтан газета-журналларга мәкаләләр дә яза башлый һәм аны район газетасы редакциясенә эшкә чакыралар. Шактый еллардан Дамир абый үзе укыган педагогия училищесында булачак укытучыларны татар теле серләренә төшендерә башлый. Көчле ихтыярлы, киң колачлы, булдыклы, тирән белемле мөгаллим мәгариф өлкәсенә шәхесләр тәрбияләүгә шактый өлешен кертә: ана теле фәненнән тыш сәхнә фәненә, хәрби әзерлеккә дә өйрәтә. Шул вакытта әдәби иҗатын да туктатмый. Аның “Сатин күлмәк” новелласы, хикәяләр җыентыгы, легендар гаскәри Азинга багышланган “Кызыл шарф” повесте әдәбият сөючеләргә яхшы таныш.
Бу кичә Дамир абыйны белүче һәркемнең күңел кылларына кагылды дисәм, ялгыш булмастыр. Гаилә дуслары, күршеләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә Шәйхетдинованың юксыну тулы “Янбикә” җырын башкаруы гына да залдагы күпме кешенең күзенә яшьләр китерде. Дамир абый кайда гына булса да, мәҗлеснең, компаниянең шундук үз кешесенә, алып баручыга әйләнә торган була. “Дамир булган җирдә күңелле иде, җырлар тыңларга, үзе дә җырларга бик яратты, — дип сагына Сания апа. — Коляскада утырганда да телевизор каршында җырлар тыңлый да, “Их, үлсәң матур җырлар кала...” — дип әйтеп куяр иде. Хәзер мин матур җырларны аны сагынып, күз яшьләре белән тыңлыйм. Күңелемнән Дамир белән сөйләшеп, и, син боларны тыңлый алмадың инде, дим”.
Дамир абыйның үзе иҗат иткән шигырьләренең кайберләре көйгә салынып дөньяга җырлар да туган. Кичәдә аның Хаҗи Фәтхуллин көенә иҗат ителгән “Тол калмасын иде аналар” җырын Мари Иленең татар мәдәният үзәгеннән килгән сәхнә осталары башкарды. Әлеге үзәкне Дамир Галимовның шәкерте — Кукмара районы кызы Равия Мусина җитәкли.
Дамир абый тормыш юлдашы Сания апа белән ике ир–егеткә гомер биреп, аларны да үзләре сыман кешелекле итеп үстерәләр. Бүгенге көндә өлкәне Таһир Йошкар-Олада, Искәндәрләре Арчада, әти–әниләре үрнәгендә тату гаилә корып, балалары һәм оныклары Сания апаны уңышлары белән куандырып яши. Икесе дә табиб. Арча район үзәк хастаханәсендә эшләүче Искәндәр Дамир улын ра-йонда күпләр белә.
И, язмыш. Кайчак адәм балаларының тормышы белән бик хәтәр кыланасың син. Дамир Каюм улына да коточкыч сынау әзерләгәнсең бит... Училищеда ату буенча күнегүләр үткәргәндә кече калибрлы мылтык бер укучы кулында сузылган (затяжной) ату ясый. Аның пулясы ату нәтиҗәләрен карап йөргән Дамир Каюмовичның умыртка сөягенә килеп тия. Шушы фаҗига имәндәй педагогны урын өстенә егып сала. Дүрт ел ярымга сузылган урын өстендә ятулар, сызланулар, тән генә түгел, җан авыртулары... Әмма ул көчле ихтыярлы кеше, шигырьләр, мәкаләләр язудан туктамый. Аның соңгы елларында язган шигырьләрен улы Таһир җыентык итеп бастыртып бүгенге кичәгә алып кайткан.
“Рәхмәт сезгә” исемле китапта урын алган шигырьләр арасында мондый юллар бар:
...Гомерем узды,
үкенмәм — арагызда
Сагынып сөйләр бер
кешегез булып калсам...
Сагыналар, нык сагыналар Сезне, Дамир абый. Якыннарыгыз гына түгел, район халкы, педагогика көллияте диварлары, аралашып яшәгән дусларыгыз, шәкертләрегез дә сагынып яши.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз