Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Йөздән нур, күңелдән иман китмәсен
2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Йөздән нур, күңелдән иман китмәсен
1945 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән Зәкия Мамашева турында кызыксынуым мине Орнашбашта гомер итүче улы, авылның хөрмәтле кешесе, Орнашбаш мәчете имамы Мөнир Касыймов белән очраштырган иде.
Шунда ул үзенең авыл тарихы белән ныклап кызыксынуы, китап бастырырга планлаштыруы, бик күп материаллар туплавы турында сөйләде, кулъязмаларын күрсәтте. Аллаһы Тәгаләнең амин, дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең, аның хыялы тормышка ашкан. Узган шимбәдә Мөнир Касыймовның “Туган авылым минем Орнашбашым” дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
Яныннан узган саен кечерәк кенә, җимерелергә торган авыл клубына күз төшми, монда ничек чаралар үткәрәләр икән, дигән уй башка килми калмый иде. Шушы көнне халык белән шыгрым тулы клуб залын күреп, бермәл аптырап калдым. Керер алдыннан икенче бер бүлмәдә 500 сумга авыл турындагы китапны чират торып сатып алуларыннан тагын күзләрем маңгайга менде. Орнашбашлыларның шундый активлыгына, авыллары тормышына битараф булмауларына, аның язмышы өчен янып–көеп яшәүләренә сокландым.
Тәкъдир итү кичәсе дә искиткеч матур чыкты. Читтән ярдәмсез, үз көчләре, үз үзешчәннәре белән шундый гади, эчкерсез, йөрәккә якын кичә оештырганнар. Аның үзәгендә автор–төзүче Мөнир Касыймов булды.
— Авылдашлардан нинди басуда көтү көткәннәре, нинди елгада печән чапканнары, нинди чишмәдән су алулары белән кызыксына идем. Юк, белмиләр. Әһә, үзем белгәннәрне барлап, авылдашларга җиткерергә, киләчәк буынга истәлек итеп калдырырга кирәк икән, дигән карарга килдем, — ди Мөнир ага. — Нинди бай бит аның тарихы. Нинди данлыклы кешеләре. Архивлардан эзләнә, галимнәр хезмәтләре белән кызыксына, китаплардан карый башлагач, безнең Орнашбаш авылы 570 ел элек үк, Казан ханлыгы чорына кадәр дә булган икән бит, дигән фикергә килдем. Аның кешеләре бөтен Россия буйлап таралган. Магнитогорск, Әзербәйҗан, Казахстан, Донбасс һәм башка төбәкләрдә, хәтта Сахалинда да яшәгәннәр, Кытайга кадәр барып җиткәннәр. Корбангали Фәриди шунда барып белем алган. Ике гаилә (сәүдәгәрләр) Япониядә яшәгән. Революция вакытын, колхозлашу, репрессия, сугыш чорын, сугыштан соңгы елларын орнашбашлылар ничек кичергән — барысын да фактлар белән раслап, язмаларын тупладым. Яшьләребез, үсеп килүче галимнәр, шуны китап итеп бастырабыз, диделәр. Һәм сүзләрендә тордылар. Матди яктан ярдәм итүчеләр дә табылды. “Яхшылык эшлә дә, суга сал”, — дигән хәдис бар. Яхшылык эшләдем, дип кычкырып йөрмиләр. Булышлык күрсәткән югары урыннарда эшләүче яшьләребезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Бу тарихның әле дәвамы да булачак.
Авыл аксакалы фикеренә кушылып, мин дә аларның исемнәренә тукталмаска булдым. Бу рәхмәтнең кемгә юлланганын алар үзләре белә. Әмма шуны әйтә алам, авыл яшьләре гамәлләре белән сокландырып кына калмады, гаҗәпләндерде дә. Аларның күрсәтер эшләре, мактанырлык урыннары бар. Әллә нинди идеяләр белән янып, гөрләп яшиләр икән бит шушы кечкенә генә авылда.
— Бу китапның авторы әхлак, иман юлында тәрбия бирүче, хөрмәтле кеше. Игелекле хезмәтегез алдында баш иям. Залны тутырып халык килгән икән, димәк, берәү дә авылның үткәне, бүгенгесе, киләчәгенә битараф түгел. Бу олы тарихлы Орнашбаш авылы гына түгел, ә бай тарихлы китап бәйрәме дә булды, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, Мөнир агага район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәтен җиткереп һәм рәхмәт хатын тапшырып.
Аның 2016 елда Орнашбашта клуб төзеләчәге турындагы яхшы хәбәре яшьләрне тагын да дәртләндереп җибәрде.
— Без бүген бик матур вакыйга турында сүз алып барабыз. Өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә кулларына тотып укырлык китаплары булуын мин шулай дип зурлар идем, — диде китап бастыруда башлап йөрүчеләрнең берсе филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми эшләр буенча директор урынбасары Рәдис Хәкимов.
— Авылыбыз йөзенә бервакытта да кызыллык китермәбез, — дип өстәде авыл яшьләре исеменнән район газетасында да басылып чыккан күп мәкаләләр авторы Ленар Вәлиев.
Соңыннан “Татар моңы” яшь башкаручылар бәйгесе җиңүчеләренең зур концерты булды. Бу да яшьләрнең авылдашларына бүләге иде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз