Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Көрәштә күз өстендәге каш кебек булырга
2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Көрәштә күз өстендәге каш кебек булырга
Үткән җомгада Яңа Кенәр мәктәбендә 2000–2001 елларда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында татарча көрәш буенча район җитәкчесе призына ярышлар булды.
Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, республиканың татар–башкорт көрәше федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, якташыбыз халыкара категорияле хөкемдар Рәфкать Җәләев, атаклы көрәшчеләр катнашты.
Ярышлар бик матур башланып китте. Көрәшчеләр, кунаклар, физкультура укытучылары, тренерлар парадка тезелеп басты. Россия, Татарстан гимны яңгырады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев чыгыш ясаганда Яңа Кенәр мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәнил Әхмәтҗановны: “Кая әле мине үзләренә көрәшкә чакырган егет”, — дип, үз янына дәшеп алды. Фәнил декабрьдә район җитәкчесе белән очрашуга баргач: “Сезнең призга Яңа Кенәрдә татарча көрәш ярышлары оештырып булмасмы икән”, — дип сораган. Фәнил үзе дә көрәшә, әйбәт укый.
— Татарча көрәш буенча республикада 18нче урында торабыз, — дип сөйләде Илшат Нуриев. — Элек балтачлылар, Арчаны куып җитәр өчен тырыша–тырмаша көрәшәбез, ди торганнар иде. Мәктәпләрдә дә бу төр спортны җанландырырга кирәк. Якын киләчәктә татарча көрәш буенча күз өстендәге каш шикелле булачаксыз.
— Татарча көрәш Россиянең спорт рейтингына керде. Көрәшчеләр хәзер Россиянең спорт мастеры исемен алалар. Бу төр спортның абруе артты. Арча районында колхоз рәисе булып эшләгән елларда республикада һәрвакыт беренче өчлектә идек без, — дип сөйләде һәм уңышлар теләде республиканың татар–башкорт көрәше федерациясе җитәкчесе, СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин.
Бәйгенең баш хөкемдары районның татарча көрәш федерациясе рәисе Ринат Алиев булды. Яшүсмерләр (барысы 158), дәү абыйларының ярышка үзләре килеп, хәер–фатыйха бирүләренә куанып, үсенеп көрәштеләр. Келәмдә аларны Рөстәм Габделбәров һәм Илшат Идиятов көрәштерде. 7нче мәктәптә физкультура укытучысы Булат Гәрәев һәм көрәшчеләр әзерләүче тренер Фәнис Зарипов хөкем итте.
Апаз мәктәбенең физкультура укытучысы Халит Миннебаев фикерләре белән кызыксынам.
— Бүген бәйгегә 4 малайны алып килдек, — дип сөйләде ул. — Бездә көрәшчеләрне тренер Муса Шакиров әзерләде, ул хәзер армиядә. Уңышларыбыз да бар. Быелгы уку елында республикада 2000 елгылар арасында Илфат Мостафин һәм үз яшьтәшләре арасында Раил Корбанов республикада 2нче урынны алды.
Әлеге ярышта беренче урынны алган Шушмабаш мәктәбе командасы тренеры Зөлфәт Хәйруллин белән сөйләшәбез.
— Яңа Кенәр мәктә-бендә физкультурадан укытам һәм Шушмабашка барып балалар белән көрәш секциясе үткәрәм, — дип сөйләде ул. — “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин оештырды ул секцияне. Узган елның ноябрь ахырында балалар белән шөгыльләнә башладык. Максатым — республика, Россия чемпионнары әзерләү.
55 килограммга кадәрле авырлыктагы көрәшчеләр арасында 1нче урынны алган Шушмабаш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Камил Кәримовны уңышлары белән котлыйбыз.
— Безнең тренерлар алышынып торды, — дип сөйли ул. — Ә болай 5–6 ел көрәшкә йөрим. Зөлфәт абый килгәч, көрәш белән күбрәк шөгыльләнә башладык. Мин көрәшне яратам. Сабантуйларда, республика, Россия күләмендәге ярышларда батыр каласы килә. Батыр калуның даны һәм, билгеле, бүләкләре дә кызыктыра.
Йөрәге түзмәгән, ярышларны карарга өч тапкыр республика буенча чемпион булган Яңа Кенәр көрәшчесе Алмаз Хәйретдинов та килгән.
— 1998 елда спорт мастерлыгы нормативларын үтәдем, — дип сөйли. — Тренер Илгиз Салихов иде. Балалар арасында көрәшчеләрне әзерләргә һәм аларны мәктәптән соң да югалтмаска һәм кызыксындыру чаралары кирәк.
Көрәш тәмам. Батырларга бүләкләрне район җитәкчесе Илшат Нуриев һәм республика көрәш федерациясе җитәкчесе Равил Хәйруллин тапшырды.
Румия НАДРШИНА
Бәйге батырлары
32 кг.га кадәрле үлчәмдә. 1. Рүзәл Сәлимов (Кәче мәктәбе) 2. Илмир Гыйззәтуллин (Курса–Почмак) 3. Аяз Салихов (Яңа Кенәр). 36 кг.га кадәрле авырлыкта. 1. Надил Әхмәтсафин (Курса–Почмак) 2. Дамир Сафиуллин (Арчаның 7нче мәктәбе) 3.Зөлфәт Рамазанов (Курса–Почмак). 40 кг.га кадәрле. 1. Дилүс Әхмәдиев (Сеҗе) 2. Әлфис Маннанов (Түбән Мәтәскә) 3. Радик Лотфуллин (Яңа Кенәр). 43 кг.га кадәрле. 1. Рәмис Низамов (Шушмабаш) 2. Рәдис Сафин (Ашытбаш) 3. Салават Мостафин (Яңа Кенәр). 46 кг.га кадәрле. 1. Илфат Мостафин (Апаз) 2.Илнур Рамазанов (Курса–Почмак). 3.Марсель Мәгъсүмов (Ашытбаш) 50 кг.га кадәрле. 1.Рәмзил Әхмәтҗанов (Сеҗе) 2. Искәндәр Рәхимҗанов (2нче мәктәп) 3. Рәмзил Корбанов (Апаз). 55 кг.га кадәрле. 1.Камил Кәримов (Шушмабаш) 2. Инсаф Габделбәров (1нче мәктәп). 3. Илфат Әхмәтҗанов (Апаз) 60 кг.га кадәрле 1. Раил Котдусов (Апаз) 2. Азат Хәмзин (Яңа Кенәр) 3. Айнур Сөнгатуллин (Шушмабаш). 65 кг.га кадәрле. 1.Айнур Бәдретдинов (Түбән Мәтәскә) 2. Динис Гыйбадуллин (Сикертән) 3. Әлфис Мөхәммәтрәхимов (Сеҗе). 65 кг.нан югары. 1. Дамир Хөснетдинов (Наласа) 2. Айнур Хәйруллин (Шушмабаш) 3. Фаил Гайнетдинов (Утар Аты).
Командалар арасында Шушмабаш мәктәбе беренче урынны алды. Тренеры Зөлфәт Хәйруллин. Икенче урында – Яңа Кенәр мәктәбе. Тренеры Илгиз Салихов. Өченче – Сеҗе мәктәбе командасы. Тренеры – Марат Әхмәдиев.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз