Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кеше җәяү йөрү өчен яратылган
2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Кеше җәяү йөрү өчен яратылган
Атна саен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрә торган киңәшмәләрдә сүз, гадәттә, башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында бара. Ә менә 17 гыйнварда ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинның “Йөрәк–кан тамырлары авыруларын китереп чыгаручы төп сәбәпләр” дигән лекциясе гадәттән тыш хәл кебек яңгырады. Һәм бу очраклы хәл түгел.
— Безнең төп максат — үлемне киметү һәм гомер озынлыгын арттыру. Һәм әлеге бурычны үтәүне без үзебездән — җитәкчеләрдән — башларга тиеш — безнең һәрберебез артында хезмәт коллективлары тора, — диде министр һәм үзенең сүзләрен саннар белән беркетте.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, хәтта дөньяның иң заманча технологияләр кулланучы әйдәп баручы илләрнең сәламәтлек саклау системасы да үлемне 20 процентка гына киметә ала.
Гадел Вафин кешенең яшәү рәвешен үзгәртү төп резерв булып тора, дип саный. Сәламәтлектә яшәү рәвешенең өлеше 50–55 процент тәшкил итә икән. Сәламәтлек саклау министр-лыгы профилактиканың яңа стратегиясен эшләгән, аның нигезендә кешеләргә сәламәт яшәү рәвешен үтемле итеп аңлату ята.
Министр чаңгы буенча 14, йөгерү буенча 9 тапкыр дөнья чемпионы 86 яшьлек Әхмәт Сираҗиевны иң яхшы мисал итеп китерде. Ул табиб куйган диагнозын ишеткәч, яшәү рәвешен үзгәрткән булган.
— Безнең һәрберебезнең үз сәламәтлеге турында уйлавы һәм кайгыртуы мөһим, — диде Татарстан Президенты, әлеге сөйләшүне йомгаклап.
Нәкъ менә шушы урында ата–бабаларыбыз әйтеп калдырган “Хәрәкәттә — бәрәкәт” дигән сүзләре искә төшә. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, дигәне дә бар аның.
Техника прогрессы кеше организмы өчен иң кыйм-мәтле дарулардан да мөһимрәк булган хәрәкәтне кирәксезгә әйләндерде. Урамнар, капка төпләре тулы машина, балаларны мәктәпләргә автобус йөртә, өйгә кайткач, компьютер, өлкәннәр телевизорга чумган. Белгечләр сабый балага саф һава ана сөте кебек кирәк, диләр. Аларны да, салкын тияр дип, жәллибез.
Мин күп еллардан бирле шәһәр янәшәсендәге Күпербаш басуын күзәтеп йөрим. Моннан ун еллар элек кенә кышкы айларда чаңгы эзләреннән чуарланып беткән була иде ул. Ә хәзер анда... бер кеше чаңгы шуа. Без малай вакытта бөтен авылның бала–чагасы, яшьләр чаңгыда, буа суы катуга мәш килеп хоккей, җәй клуб бакчасында чират торып, волейбол, футбол уйныйлар иде.
Дөрес, бүген дә шау–гөр килеп торган, яшьләр бик актив булган авылларыбыз бар. Кечкенә генә Югары Атыда бөтен авыл кичләрен хоккей мәйданчыгында. Утар Атыда да шулай. Быел аларга Орнашбаш, Наласа, Түбән Аты һ.б. кушылды.
Ил буенча ГТО нормаларын яңадан кертү дә халыкның күпчелек өлешен хәрәкәткә китерү максатында эшләнде бит инде. Безнең районда да бу мөһим эш бик актив башланып киткән кебек иде. Районның яңа җитәкчесе Илшат Нуриев та спорт белән шөгыльләнегез, халыкны кузгатыгыз, без кирәкле ярдәмне күрсәтербез, дип әйтеп тора.
Районда спортның бик күп төрләре белән шөгыльләнерлек, чемпионнар әзерләрлек мөмкинлекләр бар. Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Лилия Рәхмәтуллина биатлон буенча Россия беренчелегендә Татарстан командасы составында эстафетада көмеш медаль яулап кайтты. “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рәис Камалов бу кызга район Сабантуенда йөгерү ярышында игътибар итә. Лилия үзеннән 5–6 яшькә өлкәнрәкләр арасында беренче килә. Шул көннән башлап ул Арчага өйрә-нүләргә йөри башлый. Тренер аны кыш көне чаңгыга бастыра һәм ялгышмый.
16 гыйнварда Түбән Мәтәскә клубында үткән очрашуда Лилияне бөтен зал алкышлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев аңа район данын югары күтәргәне өчен рәхмәт әйтте, бүләк тапшырды. Игелекле тренер Рәис Камалов та район җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз