Әни, коткар, мине полиция тоткарлады

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Әни, коткар, мине полиция тоткарлады
Беркөн кичке аш вакытында телефон шалтырады. Барып трубканы алдым. Бер егет мышык–мышык еларга тотынды. “Кем бу?” — дим. “Әни, әни, коткар, мине полиция тоткарлады. Акча сорыйлар. Тизрәк сал. Әйдә, телефон номерын язып ал”, — ди бу һаман да елак тавыш белән. Көлеп җибәрүдән чак тыелып калып, ахырына кадәр тыңлап бетердем. Аннан: “Минем балаларымның өчесе дә янымда шул”, — дидем. Шап итеп телефонны өзде.
— Әйе, социаль мошенниклар тарафыннан алдау, аңлатуларга, кисәтүләргә карамастан, гражданнар тарафыннан алдану очраклары һаман кимеми. Мошенниклар хәзер күп очракта телефон һәм кәрәз элемтәсен куллана. Әлеге очрактагы кебек үзләрен яки туганнарын җинаять җаваплылыгыннан коткару өчен акча таләп итәләр, хезмәтләр өчен түләү, товар өчен алдан акча кертүне сорап, СМС-хәбәрләр җибәрәләр, — ди җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Ирек Габидуллин.
Август аенда, мәсәлән, Арча районының бер авылында яшәүче гражданин А. Интернетта “Авито” сайтында автомобиль сатылуы турында белдерү күрә. Шалтырата. 120 мең сум акчаны алдан түләп куярга кушалар. Гражданин А. банк картасына күчерә, тик аннан соң сатучы да юкка чыга.
Икенче очрак та шул “Авито.ру” сайты белән бәйле. Гражданин Г. әлеге сайтка ат сатуы турында белдерү бирә. Шуннан соң аңа бер ир–ат шалтыратып, атны сатып алырга теләве турында белдерә, акча күчерү өчен кредит картасының мәгълүматларын һәм ПИН-кодын сорый. Сатучы барын да җибәрә һәм акча көтә башлый. Тик, киресенчә, үз картасыннан 40000 сум акчасы юкка чыга.
— Мобиль банк кулланып, гражданнарның кредит һәм башка банк карталарыннан акча урлау очраклары ешайды. Күп очракта гражданнар үзләре гаепле, — ди Ирек Габидуллин. — Төп сәбәбе — банк карталары кулланучылар үзләренең абонент номерлары үзгәргәннән соң бу хакта банкка хәбәр итмиләр. Кәрәзле элемтә операторы исә тиешле вакыт үткәннән соң ул номерны башка кешегә бирә. Шуңа абонент номерыгыз үзгәрү белән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бозыклыкны чыгару, акча алыштыру һәм башка сәбәпләр белән кешеләрне алдалап йөрүчеләр дә бар.
— Шулай ук төрле товарлар сатып йөрүчеләргә дә ышанмаска кирәк. Сак булыгыз, тикшермичә, алган хәбәрегезнең дөреслегенә инанмыйча, ашыгып эш итмәгез, — ди Ирек Габидуллин. — Таныш булмаган кешеләргә паспорт номерларыгызны һәм үзегез турындагы башка шәхси мәгълүматларны җиткер-мәгез. Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре бервакытта да клиентларыннан ПИН–кодларын әйтүне сорамый. Кайбер очракларда туганнарыгыз, дусларыгыз белән киңәшләшү дә бик ярап куя.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International