Сайланырга озак калмады

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Сайланырга озак калмады
Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ел саен мәктәп укучылары арасында “Киләчәккә билет” исемле иншалар конкурсы үткәрә. Быелгысында безнең район турына балалардан 150ләп эш керде.
Иншаларның иң яхшылары республикага җибәрелде. Конкурста Наласа мәктәбеннән Рафил Габдрахманов гран–при алды. Яңа Кырлай мәктәбеннән Рөстәм Зарипов 3нче урынны яулады.
Казанда бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә дипломнар һәм “ДОМО” сәүдә йортының бүләк сертификатлары тапшырылды. Тантанадан соң Казан буенча сәяхәт оештырылды.
Рафилнең үзе белән сөйләшергә уйладык. Өйдә түгел иде. Хоккей уйнарга чыгып киткән. Шулай да егет белән сөйләшергә насыйп булды. Бик җайлы сөйләшә. 10 сыйныфта укый. 16 яшь. Әнисе Гөлниса мәк-тәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары. Әтисе Рафис газчы. Рафил менә ниләр сөйләде:
— Компьютерга кирәк вакытта гына утырам. Вакытымны әрәм итмим. Малайлар белән хоккей уйныйбыз. Хоккей тартмасы кечерәк иде. Быел шуны зур итеп эшләп куйдык. Шигырь укырга да яратам. Антон Чехов, Иван Тургенев шигырьләрен укыйм, татар классикларыннан Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең әсәрләрен яратам. Үзем дә шигырьләр язгалыйм. “Сабантуй” газетасы оештырган конкурс-та призлы урын алдым. “Киләчәккә билет” конкурсында мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәр алачагың турында инша яздык. Мин аны шигырь итеп яздым. Конкурста җиңүе, билгеле, күңелле булды.
Рафилнең мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәр алачагы турында да кызыксындык. Ул аны әлегә төгәл генә әйтә алмады.
Унынчыда укыйм,
сайланырга
Озак вакыт инде
калмады.
Һөнәрләр күп,
ләкин табу кирәк
Күңелгә һәм җанга
якынны.
Рафил, киләчәктә уңышлар сиңа!
Румия САТТАРОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International