Яңа Кенәрдә яшәүче хезмәт ветераны Рәмзия Вәлиуллина — тынгы белмәс хезмәт ветераны

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Яңа Кенәрдә яшәүче хезмәт ветераны Рәмзия Вәлиуллина — тынгы белмәс хезмәт ветераны. Гомерен әдәбият, сәнгать өлкәсенә багышлаган бу ханым әле дә тик ятмый, мәдәният йортында үткәреләсе чараларга сценарийлар яза, кайберләрен үзе алып та бара. Ветераннар катнашындагы концертны ул хезмәт ветераны, укытучы, күпләгән мәкаләләр авторы Фәрит Вафин белән бергә алып барган, сценариен да бергә киңәшләшеп төзегәннәр.
— Рәмзия апа һәрчак хәлебезне белеп тора, кирәк чакта ярдәмен күрсәтә. Шундый сәнгатькә гашыйк кешеләр булганда мәдәният учагы беркайчан да сүнмәячәк, — ди Яңа Кенәр мәдәният йорты директоры Наҗия Әхмәтҗанова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International