Районда бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан 68 ветеран яши

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Районда бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан 68 ветеран яши. Аларның һәрберсенә социаль хезмәткәр билгеләнгән. Район үзәк хастаханәсендә дә сугыш ветераннарын дәвалау өчен 3 махсус палата булдырылган, шулай ук табиблар, ветераннарның өйләренә барып, хезмәт күрсәтәләр. Февраль аеннан республикада Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга медальләр тапшыру башланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International