Минималь хезмәт хакы артты

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Минималь хезмәт хакы артты
Район башкарма комитетының икътисад бүлеге хәбәр иткәнчә, минималь хезмәт хаклары күтәрелде. Хәзер ул бюджетныкы булмаган оешмаларда 6420, ә бюджет оешмаларында 1 гыйнвардан 5965 сумнан да ким булмаска тиеш.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча төзелгән махсус комиссиягә әлеге таләпнең үтәлешен тәэмин итү өчен өстәмә чаралар күрү бурычы йөкләнде. Ра-йонда салымнардан качу максатында эш бирүчеләрнең хезмәт хакларын конверт белән түләү очраклары бар. Мондый фактлар турында “кайнар линия” телефоннарына (район башкарма комитетында 3–06–44, мәшгульлек үзәгендә 3–17–33 ) хәбәр итәргә мөмкин.
— Дәүләт тарафыннан билгеләнгән минималь хезмәт хакы түләмәүчеләр административ җаваплылыкка тартыла: вазифаи затларга һәм юридик зат булып теркәлмәгән эшмәкәрләргә 1 меңнән 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган, — ди икътисад бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International