Янгын күзәтчелеге районарага әйләнде

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Янгын күзәтчелеге районарага әйләнде
Узган елның 1 декабреннән Арча янгын күзәтчелеге бүлеге карамагына Әтнә районы да кушылды һәм шул көннән әлеге идарә районара дип атала башлады. Оешмаларның берләшүе эш күләмен бермә–бер арттыра. Шул уңайдан без Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм САФИНГА мөрәҗәгать иттек.
— Рөстәм Роальдович, оешмагызда эш күләме дә, җаваплылык та арткандыр. Хәзер Әтнә ра-йонында тикшерүләрне кем алып бара?
— Эш күләме артты, әлбәттә. Тикшерүләрне ике районда да үзебез алып барабыз. Бүлек берләшкәч, бер хезмәткәр артты.
— Халык арасында еш кына “Пожарник штраф салып китте” яки “Аларның таләпләрен үтәп бетерерлекмени?” кебек сүзләр ишетергә туры килә. Сезнең янгын күзәтчелеге бүлеге, янгын сүндерүчеләрдән аермалы буларак, нинди хезмәтләр башкара?
— Янгын күзәтчелеге инс-пекторлары хакында күп сүз йөри, гайбәтләр дә сөйләнә. Кемдер штраф салганга канәгатьсезлек белдерсә, кайчак шундый кешеләрне дә очратырга мөмкин, алар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен инспекторлар килеп карап киткәч кенә үти башларга мөмкин дип уйлыйлар. Тик шул ук вакытта бер категория кешеләр бар, алар бу хезмәтнең кирәклеген аңлап, күзәтчелек органына үзләре мөрәҗәгать итә. Безнең төп хезмәт янгынга каршы чараларны оештыру һәм халыкка янгыннан саклану буенча кагыйдәләрне аңлату. Янгынчыларның төп кагыйдәсе, инде озак еллардан бирле кабатлана торган “Янгынны сүндергәнче, аны булдырмый калуың хәерле”, дигән гыйбарәгә таянып эшлибез. 1996 елга кадәр янгын күзәтчелеге эшләрен, дәрәҗәсенә һәм нинди хезмәт башкаруына карамастан, бөтен янгынчылар да башкарырга хокуклы иде. Аннан күзәтчелек эшләре инспекторларга йөкләнде. 2002 елда янгын сагы аерым Дәүләт янгын күзәтчелеге булып оешты. Әлеге хезмәткә шулай ук гражданнар оборонасы таләпләрен үтәү, халыкны һәм тирә–якны гадәттән тыш хәлләрдән саклау хезмәте дә керә. Бүгенге көндә безнең хезмәт күзәтчелек эшчәнлеге бүлекләренә карый.
— Карак керсә, кайбер нәрсәләрне генә ала, янгын чыкса, йортыңны юкка чыгара. Халыкка аңлатулар алып барылса да, кайчак саксызлык аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин...
— Елның әле бер ае да узмаса да, быел ике янгын очрагы теркәлде инде: Югары Масрада — сарай, Арчада мунча янды. Аларның берсе электр үткәргечләрнең төзексезлегеннән, икенчесе мичнең төзексезлеге сәбәпле чыккан. Ярый әле кешеләргә зыян килмәде. Салкыннар башлану белән янгын очраклары да арта. Халык электр, җылыту җиһазларын һәрвакыт карап торсын, ут белән сак кылансын иде. Февральдә янгынны кисәтү буенча “Торак” операциясе башланачак. Чөнки районда 85 процент янгын очрагы шәхси торак йортларда чыга.
Еллар узган саен замана да үзгәрә, яңа техника, җиһазлар барлыкка килә. Заманча йортлар салына. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы инспекторларыннан һәрдаим мәгълүматлы, тормышта кулланылучы автоматика, төзелеш, техника, химиядән белемле булу сорала. Кайчак, хуҗаларның янгыннан саклану буенча гадәти кагыйдәләрне белмәве сәбәпле электр үткәргечләрне төзәтергә, яна торган материалдан эшләнгән стеналарны сүттерергә дә туры килә. Узган елдагы сыман быел да районда янгын куркынычсызлыгы инспекторлары тарафыннан халыкка аңлату эшләре алып барылачак. Яңа елдан штраф күләмнәре дә артты. Әйтик, бер генә мисал — күп катлы торак йортлар янына шәхси автомобильләрне янгын сүндерү машинасына тоткарлыклар китереп чыгара торган итеп куйган өчен ике мең сумны (элек 1 мең сум иде) чыгарып бирергә туры киләчәк.
Янгыннар белән көрәшергә ярдәм итү һәм аңа каршы чаралар куллану — һәрберебезнең изге бурычы. Үзегезнең һәм якыннарыгызның куркынычсызлыгы бары үзегездән тора, шуны онытмагыз.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International