Артабызмы, әллә...?

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Артабызмы, әллә...?
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, кызганычка каршы, кимибез икән шул. Узган ел 641 (319 малай, 322 кыз) сабый дөньяга килгән, ә 694 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. Былтыр 398 никах теркәлгән, 137 гаилә таркалган.
Чагыштыру өчен 2013 елгы саннарны да китерик:
Туучылар — 678 (360 малай, 318 кыз), вафат булучылар — 709.
Өйләнешүчеләр — 436, аерылышучылар — 127.
Атка караганда сарык-кәҗәнең күбрәк үрчүен исәпкә алып, 2015 ел бу яктан уңышлырак булыр дип өметләник.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International