Ирекләреннән мәхрүм ителде

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Ирекләреннән мәхрүм ителде
2014 елның 7 декабрендә 1990 елгы В. Скворцов, 1989 елгы А. Николаев, 1992 елгы Р. Коләхмәтов, Казанда очрашып, Арчада йөк машиналарыннан аккумуляторларны урлау турында план коралар.
Шул ук көнне Арчага кайталар һәм төнлә белән үз йортлары янында торган өч шәхси “КамАЗ”дан икешәр аккумулятор батареялары салдыралар. Шәхси эшмәкәр Алиев территориясенә куелган бер шәхси “КамАЗ”ның ике аккумулятор батареясын чәл-дерәләр. ДОСААФ “КамАЗ”ының ике аккумулятор бата-реясын урлыйлар. Аккумуля-торларны “Лада–Калина–219210” машинасына салып, Арчадан китеп баралар.
Караклар иректә озак йөри алмый, полиция хезмәткәрләре аларның эзенә төшә. Алар җинаять җаваплылыгына тартыла һәм ирекләреннән мәхрүм ителәләр.
Рамил ХӘЙРУЛЛИН,
өлкән тикшерүче,
юстиция майоры
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International