Узган елга йомгак һәм киләчәккә бурычларны билгеләү максатында хисап җыелышлары башлана

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Узган елга йомгак һәм киләчәккә бурычларны билгеләү максатында авыл җирлекләре һәм шәһәрнең зур оешма, предприятиеләрендә хисап җыелышлары башлана. Анда район хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, полиция участковыйлары 2014 ел нәтиҗәләре һәм алдагы планнар белән таныштырачак. Хисап җыелышларының графигы белән arskmedia.com сайтында танышырга мөмкин. Хөрмәтле райондашлар, хакимият вәкилләре белән турыдан–туры аралашу, проблемаларны уртага салып сөйләшү, үзегезне борчыган сорауларга җавап алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Җыелышларда актив катнашыйк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International