Язмышлар балачактан бозылмасын

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Язмышлар балачактан бозылмасын
Район балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.
Утырышта 2014 елда балалар арасында җинаятьчелек, хокук бозуларны булдырмау максатыннан башкарылган эшләр һәм 2015 елга бурычлар турында сөйләшенде.
Комиссия рәисе Любовь Осина иң башта Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, республиканың балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Васыйл Шайхразиевның район башкарма комитеты җитәкчесенә язган рәсми хатын укыды. Гомумән алганда, ра-йонда балалар мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарылган эшләр күп. Әмма эшне тагын да көчәйтәсе бар. Республикада балалар арасында җинаятьчелек кимегәндә безнең районда ул үскән. 2013 елда 2 җинаять эшләнсә, 2014 елда — 7 җинаять. Васыйл Шайхразиев үзенең рәсми хатын болай дип тәмамлый: “Ра-йонда яшүсмерләр арасында җинаятьчелек торышын игътибарга алуны һәм тиешле органнарга, учреждение-ләргә аны киметү өчен кирәкле чаралар күрүне тәкъдим итәм”.
Утырышта катнашучылар 2015 елда балалар арасында ничек итеп жинаятьчелекне булдырмый калу турында сөйләштеләр.
Полиция җитәкчесе урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча), полиция подполковнигы Ирек Габидуллин балаларның кылган җинаятьләре, закон тарафыннан тыелган эшләре турында сөйләде. Яшүсмерләр машина куган, машина-трактор паркыннан электр двигателе урлаган, кәрәзле телефон чәлдергән, әтисенең акчасын үзләштергән, чит машинага утырып барганда аннан планшет урлаган. Шулай ук сугышу, спиртлы эчемлекләр эчү, чит машинаны очлы әйбер белән сызып китү, хәтта әнисенең битенә сугу кебек бик ямьсез күренешләр дә бар. Полиция подполковнигы Ирек Габидуллин 2015 елда балалар арасында җинаятьчелекне киметү өчен түбәндәге бурычларны санап чыкты: авыр хәлдә калган яшүсмерләрне спорт, кызыклы мәдәни чараларга тартырга, Арчада һәм авылларда көндез дә, төнлә дә рейдларны даими үткәреп торырга, наркотикларга каршы көрәш чараларын гыйбрәтле видеоматериаллар, медицина хезмәткәрләре белән берлектә өзлексез оештырып торырга, мәктәпләрдә әти–әниләр җыелышларында аңлату эшләре алып барырга, имин булмаган гаилә әти-әниләре, балалары белән эшне көчәйтергә кирәк.
Район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов балаларның күп вакыты компьютер каршында үтүе, аларның Интернет челтәрендә ни белән шөгыльләнүләренә сыйныф җитәкчеләренә “Контактка” кереп игътибар итәргә кирәк, дигән фикерне әйтте.
Үзенең сыйныфындагы балаларның Интернет чел-тәрендә ни белән мавыгуларын күзәтеп барган сыйныф җитәкчеләре бар. Мондый күзәтчелекне тагын да киңрәк җәелдерергә иде.
Ир–атларның балигъ яшенә җитмәгән кыз балалар белән җенси мөнәсәбәткә керү очраклары бар. Узган ел шундый 4 очрак билгеле булган һәм тикшерелгән, быел 14 яшьлек кыз бала бәби табарга җыена. Законда гаеплеләрне ирекләреннән мәхрүм итү җәзасы каралганын белеп торырга кирәк.
— Күрше районнарга чыгып, тәҗрибә туплап кайтырбыз, — дип сөйләде Любовь Осина. — Балалар арасында җинаятьчелекне булдырмас өчен эшне җанландыру сорала. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләрендә полиция, медицина хезмәткәрләре катнашында, видеоматериаллар күрсәтеп, сөйләшүләр алып барырга, ра-йон мәктәпләрендә булган уңай тәҗрибәне өйрәнергә, балалар арасындагы уңышларны башка балаларга, әти–әниләргә, халыкка күрсәтә белергә кирәк.
Җаваплылыкның иң зурысы әти–әниләргә төшә. Язмышлар бала вакыттан ук бозылмасын иде.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International