ЗУЭСлылар яңадан сәхнәдә

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
ЗУЭСлылар яңадан сәхнәдә
Оешмалар арасында сәнгать өлкәсендә барган бәйгеләр дәвам итә. Узган җомгада Арча Мәдәният йортында ЗУЭС коллективы чыгыш ясады. Шунысы кызык, концерт белән түгел, ә башкалардан аермалы буларак, спектакль куйдылар. Алар арчалыларга Ситдыйк Котдусовның «Буйдаклар» комедиясен тәкъдим итте.
Спектакльнең эчтәлеге дә кызыклы һәм көн кадагына суга торган иде. Эшсезлектән интеккән, эчүчелеккә сабышкан, шуның нәтиҗәсендә өйләнмичә картайган авыл егетләре турында ул. Әмма уртак тырышлык белән аларны да кеше «итәргә» була икән бит.
Үзешчәннәр рольләрен бик оста һәм матур башкардылар. Тамашачы алкышлап карады үзләрен. Артистлар өчен кул чабулар иң зур бәя инде. Вакыт табып сәхнәгә чыгып, алар тамашачы гына түгел, үзләренең дә күңелләрен күрделәр һәм бөтенләй төп хезмәтләренә охшамаган икенче һөнәрдә дә үз осталыкларын сынап карадылар.
— Безнең эш искиткеч күп. Аеруча соңгы елларда. Әмма аның белән генә булмый бит әле. Кеше спортта да катнашырга, сәхнәгә дә менәргә тиеш. Үзләрен шулай төрле яктан сынап карау һәм уңышлар яулау үзе үк хезмәттә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә этәргеч бирә, — ди ЗУЭС җитәкчесе Рөстәм Гомәров.
Чыннан да, ЗУЭС коллективы хезмәттә дә тырыш, спортта да актив, сәнгать өлкәсендә дә сер бирми. Аларның сәхнәгә чыгулары да беренче тапкыр гына түгел. Хәзер әнә үзләрен чын артистларча тоталар, уйнаулары да алардан бер дә ким түгел. Кыскасы, Арча тамашачысы ул көнне рәхәтләнеп ял итте, көлде, соңыннан гөрләтеп кул чапты. Афәрин, ЗУЭСлылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International