Ана улларын тапты

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Ана улларын тапты
Арча мәдәни–спорт үзәге көннән–көн җанлана. Анда төрле чаралар оештырыла, яшьләр дә, өлкәннәр дә мәдәният учагына бик теләп йөри. Үзләренең үзешчәннәре, хәтта икешәр сәгатьлек концерт күрсәтерлек ансамбльләре бар. Хәзер менә спектакль куярга алынганнар. Рәшидә Җиһаншинаның “Улларым” әсәрен сәхнәләштергәннәр. Күптән түгел әлеге спектакльнең премьерасы булды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
“Улларым”. Эчтәлеге исеменә үк уелып язылган. Әйе, бик күп хәсрәтләрне сыендырган, ике улын, ирен яу кырында югалткан, әмма ничә еллар узуга карамастан, аларның, бигрәк тә улы Маратның кайтып керүенә өметен өзмәгән ана турында ул. Кызы Сөембикә (Алсу Фәйзрахманова) тәрбиясендә яшәүче олы яшьтәге Мәрьямбану ананы (Тәгъзимә Госманова) бар да ихтирам итә, ярата. Улы Марат белән бергә хезмәт иткән Әхмәт тә (Ленар Заһидуллин), үзе үк ятимлек ачысыннан коткарып, ана җылысын биргән Кәрим дә (Фәнис Заһитов), кызына кияү булырга ашкынган Рәшит тә (Фирдүс Ганиев) аны үз аналарыдай якын күрә.
Үзешчәннәр бар да (Фирдия Габделхакова, Фәүзия Шаһимуллина, Абдулкасыйм Кадерметов, Вәлиулла Гатауллин, Алия Әхмәтҗанова) үз рольләрен хисләнеп, бөтен күңелләрен биреп, спектакльдә барган вакыйгага кереп бетеп, хәтта күз яшьләрен дә яшермичә, матур уйнадылар. Тамашачы фикере — көчле алкышлар. Ә тамашачы ул көнне бик юмарт булды.
Соңыннан коллективка район ветераннар советының Рәхмәт хаты тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International