Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сокланырлык гомер үткән
2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Сокланырлык гомер үткән
Озын гомер биргән очракта һәр туар таңны үз аягыңда каршы алырга язсын, диләр өлкәннәр. Чыннан да, сәламәтлегең булганда, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың кадерләп, кайгыртып торганда нигә яшәмәскә? Ходай биргән гомернең кадерен белеп, һәр туган көнгә сөенергә кирәк.
— Аллага шөкер, тормышым бик яхшы. Балаларым бик тәртипле булды. Хөкүмәтебез кайгыртып тора. Район үзәгеннән фатир бирделәр. Хәзер анда гаиләсе белән оныгым яши. 62 ел гомер иткән хатыным Мотыйга гына моннан 5 ел элек вафат булды, аны гына бик юксынам. Хәзер улым Рәфгать, киленем Ясминә тәрбиясендә яшим. Ун оныгым, шуның кадәр диярлек оныкчыгым бар. Бик бай кеше мин, — ди Хәсәншәехта яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Рәис Сәгыйтьҗанов.
Үзен олылап, 90 яшьлек юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов белән Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков килгәнгә бик сөенде ул. “Начар исәптә йөрсәм, хезмәтем белән танылмаган булсам, мине болай олыламаслар иде”, — дип өстәде сугыш һәм хезмәт ветераны, үзенең гомере буе механизатор булып эшләве, мактаулы исемлектә йөрүе турында искә төшереп.
Район җитәкчесе ветеранны олы юбилее белән котлады, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге һәм Россия Федерациясе Президентының Котлау хатын тапшырды.
Ишле гаиләдә төпчек бала булып үсә Рәис Сәгыйтьҗанов. Бик яшь булса да, сугыш аны да читләтеп үтми. Башта Канаш ягында окоп казырга китә, аннан ФЗӨдә укып, Казанда төзелеш трестында эшли. Бераздан Хәсәншәехына кайта һәм 1943 елны үз теләге белән фронтка китә. Канашта әзерлек үткәннән соң, Мәскәүгә, Мәскәүдән Тула, Смоленск тарафында барган сугышларда катнашырга җибәрәләр егетне. Соңгысында 43нче танк десанты составында була ул. Смоленскины азат иткән чакта каты яралана. Бик озак госпитальләрдә ята һәм өенә кайтарыла.
Таякка таянып йөрсә дә, тик утырмый Рәис абый. Үрнәктә механизаторлыкка укый. Аннан 33 ел дәвамында механизатор булып эшли. Гаилә кора. Биш балалары туа. Хәзер барысының да үз тормышлары.
— Кайнатам да, кайнанам да бик акыллы кешеләр булды. Бер авыр сүзгә килмәдек. Яхшы киңәшләрен бирделәр. — ди Ясминә. — Үзара да бик матур яшәделәр. Соклана идем мин аларга. Кайнатам һәрчак безнең өчен үрнәк һәм маяк булды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз