Гөлнара шахматчыларны берләштерә

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Гөлнара шахматчыларны берләштерә
Заманында агроном, комсомол райкомының беренче секретаре, партия райкомы секретаре, колхоз рәисе, предприятиеләр җитәкчесе булып эшләгән, бүгенге көндә билгеле эшмәкәр Марсель Хәлилов шахматны бик ярата, әйбәт уйный.
Узган ел ул Казан аэропортындагы һәлакәттә гомере өзелгән Гөлнара Рәшитова (аның әтисе Айдар Шура авылыннан) истәлегенә турнир оештырып җибәргән иде. Быел да бик оешкан төстә үтте әлеге бәйге, 45 шахматчы килгән иде, сан да арта, география дә киңәя. Арча, Мари Иле, Балтач, Кукмара, Биектау, Әтнә... Иң яше — 9, иң өлкәне 78 яшьтә.
Башта Марсель Хәлиловны юбилее белән котладылар. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов Рәхмәт хаты тапшырды. Тәбрикләүләр күп булды, кунаклар шундый матур турнир оештырганы, шахматны пропагандалауга керткән өлеше өчен рәхмәт әйттеләр. Иртән килүгә коймак белән чәй, төшке аш — әнә шундый кунакчыл кеше дә ул Марсель әфәнде.
Гөлнараның әтисе, әнисе, апасы да кайткан иде. Айдар әфәнде үзе дә уйнады. Бик кызыклы үтте ярыш, тәҗри-бәле хөкемдар Әмир Шәяхмәтов бик гадел булды. Бер якны да үпкәләрлек итмәделәр, финалга безнең ра-йоннан — өч, кунаклардан өч иң көчле уенчы чыкты. Беренче белән — беренче, икенче белән — икенче, өченче белән — өченче уйнады.
Күчмә кубокны Биектау районыннан Һарун Нуриев (аның әтисе дә Арчаныкы) яулады. Арчадан Ленар Вахитов — икенче, Ирек Сабиров өченче урында.
Җиңүчеләргә бүләкләр, Дипломнар тапшырылды. Иң яшь уенчы, хатын–кызлар арасында иң яхшы уйнаучы да бүләк алды.
Айдар Рәшитов кызлары истәлеген шулай олылап саклаганнары өчен Марсель Хәлиловка, арчалыларга рәхмәт әйтте.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International