Урында әйбәтрәк күренә

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Урында әйбәтрәк күренә^
21 гыйнварда районның Иҗтимагый советы әгъзалары Урта Аты авыл җирлегендәге социаль объектларның эшчәнлеге белән таныштылар, халыкның көнкүреше, яшәеше белән кызыксындылар, шәхси эшмәкәрләр янында булдылар.
Түбән Аты авылына кергәндә юлның ике ягына урнашкан теплицалар берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Иҗтимагый совет әгъзалары да танышуны шуннан башлады. Шәхси эшмәкәр Дамир Хәлиуллинның хатыны һәм таянычы Фәридә ханым (Дамир бу көнне эш белән Казанга киткән иде) кунакларны салкында озак тотмады — “Ташкентка” чакырды — салкыннан теплицага кергәч, үзеңне, чыннан да, җылы якта кебек хис итәсең — термометр 32 градус җылылык күрсәтә! Эш белән мәшгуль булган халык та — үзбәкләр. Алар сезон вакытында 60ка җыела.
— Килергә теләүчеләре 120ләп дип әйтәләр, — ди Фәридә Хәлиуллина.
Килерлек тә шул, хезмәт хаклары айга 30 мең сум чамасы чыга. Бик тырыш, тәртипле кешеләр, дип мактыйлар үзләрен. Узган ел 1200 тонна кыяр сатканнар. Быел 5 гектарда җир җиләге дә үстерә-чәкләр.
Авылдан да уннан артык кеше эшли биредә.
Әлеге җирлек эшмәкәрләргә бай. Җәүдәт Әхмәтханов, элеккеге кибет бинасын алып, сөт җыйнау пункты ачкан. Авылларга барып җыялар.
— Көн саен 3–4 тонна җыела, — ди ул. — Декабрьдә исәп–хисап ясадык, литрына 18 сумнан түләдек.
Җәүдәт әфәнде, артыграк та түләп булыр иде, тик башка сөт җыючыларга бу охшап бетмәскә мөмкин, дигән фикер дә әйтте.
Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Ядкәр Мөхәммәдиев Дамир Хәлиуллин белән Җәүдәт Әхмәтхановның игелекле эшләрен дә санап күрсәтте. Сабантуй үткәргәндә, балаларга Яңа ел күчтәнәчләре әзерләгәндә, башка вакытларда ярдәм итәләр. Әле менә Түбән Аты зираты коймасын яңарту өчен 100әр мең сум акча бирәбез, дигәннәр.
Урта Сәрдәдә крестьян–фермер хуҗалыгы җитәкчесе Мөнир Шиһабеддинов авылны саклап калуга зур өлеш кертә. Районда шәхси балалар бакчасы төзеткән бердәнбер кеше ул. Әлеге бакчага балаларны күрше районнан да китерәләр. Үз өеңдәге кебек җылы, якты, рәхәт анда. Каршыда Мөнир Шиһабеддинов төзеткән күркәм мәчет. Урта Сәрдәнең клубы һәм китапханәсе дә әйбәт тәэсир калдырды. Бинасы борынгы, әмма эчендә рәхәтлек. Хезмәткәрләре күңел җылысын биреп эшли. “19 ел сыер саудым, менә өч ел клубта”, — ди мөдир Илфира Зарипова. Китапханәче Әнисә Ишморатова музей почмагына кадәр оештырган. Егермедән артык төрдәге газета һәм журнал алдыралар.
Башлангычка әйләндергәч, мәктәптә балалар аз калган, бишенче сыйныфтан күрше район мәктәбенә йөреп укыйлар. Түбән Аты белән ике арага асфальт юл салынса, үзебезнең районда укырлар иде алар, дигән теләк әйтелде Иҗтимагый совет әгъзаларына.
Түбән Аты мәктәбе бинасы төзелгәнгә әле ун елдан артык кына булса да, түбә проблемасы борчый. Кышын кар бик каты сала, укытучылар берничә тапкыр түбә көрәргә мәҗбүр. Яңгырлар ява башласа, укытучылар чиләк, ләгән тотып чормага йөгерә. Мәктәп чокырда утырганга түбәдән аккан су керү юлын шугалакка әйләндергән, ирексездән арт ишектән йөрергә туры килә.
Гомумән алганда, Иҗтимагый совет әгъзалары әлеге җирлеккә кергән авыллардагы социаль объектларның эшчәнлеген уңай яктан бәяләделәр. Совет рәисе Ринат Һидиятов халыкның тулы канлы тормыш белән яшә-вен билгеләп үтте, булган проблемаларның район җитәкчесенә җиткерелә-чәген әйтте.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International