Изгелек эшләүчеләр бар һәм булачак

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Изгелек эшләүчеләр бар һәм булачак
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2014 елның 15 декабреннән территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләренең (алга таба ТҖҮ) социаль проектлары бәйгесе игълан ителгән иде. Максаты — халыкның мөмкинлекләре чикләнгән төркеме өчен Яңа ел бәйрәме үткәрү.
Безнең шәһәрдән 5 ТҖҮ үз проектларын җибәргән. Һәм шулар арасыннан “Көнбатыш” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе “Һәр инвалид бала күңеленә шатлык китерәбез” дигән проекты белән грант откан.
“Көнбатыш” ТҖҮсенә Көнбатыш бистәсендәге Зәйнуллин, Борһанов, Вагыйзовлар, Маршал Жуков, Наратлы, М.Мәһдиев, К.Тинчурин, К.Гали, Березинка, Ш.Күлтәси, Ф. Әмирхан, К.Нәҗми, Дуслык, Комаров, Тынычлык, Җиңүнең 40 еллыгы, Көнбатыш, Себер тракты, ТАССРның 90 еллыгы урамнары керә.
— Шушы грант акчасына әлеге урамнарда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп Яңа ел бүләкләре өләшеп йөрдек, — ди ТҖҮ рәисе Ирек Минзин. — Тиз арада бүләкләрне җыярга шәхси эшмәкәр Лилия Гыйззәтова булышты, ә балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Бариева костюмнар биреп торды. Аларга моның өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Өйләренә килеп кергән Кыш бабай белән Кар кызын күреп инвалид балалар бик сөенәләр, шигырьләр сөйлиләр.
— Яңа 2015 елны без әнә шундый изге эш белән башлап җибәрдек. Мөмкинлекләре чикләнү сәбәпле, башкалар янында кимсенеп яшәгән сабыйларга бүләкләр белән бергә үзебезнең йөрәк җылыбызны, мәхәббәтебезне өләштек, — ди Ирек Минзин. Барлык ата-аналар да балаларына мондый бәйрәм оештыра алмый бит. Шуңа алар да безгә бик рәхмәтле булдылар. Бу гамәлебез белән без мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер торучы изге күңелле кешеләр барлыгын һәм киләчәктә дә булачагын исбат иттек.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International