Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Балачак хыялы чынга ашты
2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Балачак хыялы чынга ашты
Яңа елны каршыларга берничә көн кала Арча кызлары Эльвира Гиниатуллина һәм Диана Кадыйрова “Орленок” лагереннан кайтып төште.
Кызларның күңелендәге хис–кичерешләр чик-чамасыз. Кайтуларына айдан артык вакыт узса да, тәэсире һаман элеккечә. Лагерьда узган бер ай вакыт аларның тормышына икенче сулыш өргән сыман. Алар шундагы яшәеш турында көн дә сөйләшеп, күргән-белгәннәрен иптәшләре белән уртаклашып, яңалыкларны үз мәктәпләрендә, район күләмендә төрле чаралар оештырганда да тәкъдим итәргә ниятлиләр. Эльвира белән Диана Арчаның 1нче мәктәбендә 10 сыйныфта укый. Икесе дә тырыш, актив, җәмәгать эшләрендә, район күләмендәге чараларда әйдәп баручылар, дисәң дә ялгыш булмас. Диана үзен биюче буларак, “21 гасыр яшьләре” клубы аша танытса, Эльвира конферансье буларак “Йолдызлык” фестиваленә кадәр барып җитте. Кызлар икесе дә Арча Укучылар сараенда шөгыльләнүчеләр. Аңарчы Россиядәге берничә балалар лагерьларында ял иткән булсалар да, бусы күңелләрендә озак сакланырлык искиткеч гүзәл мизгелләре белән истә калачак, дип ышана алар.
“Орленок” лагере әле пионер чорында ук дәрәҗәле лагерьларның берсе иде. Ул чакта да булдыклы, сәләтле уку алдынгыларына гына анда ял итү бәхете елмайды. Орленок. Бөркеткәй. Синең һәр сукмагың, һәр баскычың истәлекләр белән тулы. Баскычларыңнан узып, ишегеңнән атлап үткән мәктәп баласы туган мәктәбенә дөньяга бөтенләй яңача, җитди карашлы булып әйләнеп кайта. Анда алган тәҗрибә шәхес булып тәрбияләнү өчен этәргеч тә.
Биредә балаларны сәләтләре буенча сайлап урнаштыралар. Безнең кызлар “Омтылыш” дип аталучы корпуста ял иткән. Килеп урнашуга, лагерь тормышына кереп китә монда балалар. Арчалылар ял иткән корпустагылар 21 көн эчендә төркемнәре белән бергәләп уйлап Россиянең орнаментын ясарга тиеш була. Лагерь тормышы турында сөй-ләгәндә күзләре очкынланып китә аларның. Берсен–берсе бүлдерә–бүлдерә: “Безнең һәр иртә әләм күтәрүдән башланды, — диләр (элеккеге пионер лагерьларындагыча, дип уйлап куям). — Лагерьда патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Кемнәр генә җыелмаган, кайлардан, нинди милләт баласы килмәгән! Анда узган төрле чаралар ярдәмендә без Россиядә яшәүче төрле милләт халкының гореф–гадәтләре, милли ризыклары, җыр–биюләре белән таныштык”.
Патриотик тәрбия дигәч, әлбәттә, татарлар турында сорашасы килә башлый. “364 бала арасында татарча иркен сөйләшүчеләр 4 кенә кеше идек, — ди Диана. – Өйдәгеләр белән ана телендә аралаша башласак, нинди чит телдә сөйләшәсез, дип аптырыйлар иде. Татарстан турында беләләр икән, шуңа горурланып кайттык. Без барган Татарстан делегациясе башка регионнар арасында иң зурысы иде”.
Эльвира сүзләренчә, лагерь тормышын анда киләчәкнең нигезе, дип тә атыйлар икән. “Орленок”та башланган дуслык – гомерлек, диләр. Әгәр мөмкинлегегез булса, әлеге лагерьга барыгыз, дип мөрәҗәгать итәр идем яшьтәшләремә. Яхшы укысаң, үзеңнең сәләтеңне күрсәтә белсәң, мөмкинлек тумый калмас”, — ди ул.
Кышкы Арчадан җәйге гүзәллектә гомергә онытылмаслык хис–кичерешләр төяп, Морзе әлифбасы буенча укырга өйрәнү тәҗрибәсен туплап кайту, диңгез ярыннан сихри гүзәллекне күзәтү, җылы якларда гына үсә торган үсемлекләрне күреп, тотып карау бәхетенә ирешү, тормышның әле үзләре өчен ачылмаган якларын да күрү кызларның яшүсмер еллары тормышындагы иң гүзәл истәлек булып сакланыр.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз