Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәяләр бәйдән ычкынды
2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Бәяләр бәйдән ычкынды
Кибетләрдә азык–төлеккә бәя артты. Бәяне тотып торучы бер чик булырга тиештер бит инде?! Ирекле базар булса да, әйбер бәяләре ирекле була алмый.
Арчаның азык–төлек базарында, берничә ашамлык кибетендә булдым. Алдагы көнне генә район прокуроры ярдәмчесе Рамил Йосыпов махсус комиссия белән азык–төлек базарында һәм кайбер кибетләрдә бәяләрне карап чыкты. Товарга сату бәясен кую буенча закон бозу очраклары ачыкланмаган.
— Товар белән тәэмин итеп торучылардан алган ризыкка бәяне күп өстәсәң, аны ничек сатасың? — ди “Надежда” кибете хуҗасы Надия Зиннәтуллина. — Күпләп сату нокталарында товарны кыйм-мәтләтәләр, без түгел. Товарга нибары 15–18 процент өстәмә хак куеп сатабыз. Менә бу эре шикәрне алу бәясе (килосы) 62 сум, сату бәясе 69 сум. Бәяне югары куеп булмый, сатасы бар ич аны!
Азык–төлек базарында да товар белән тәэмин итеп торучыларда ризык бәясенең кыйммәт булуыннан зарландылар.
— Бәяләрне товарга язып куярга куркыныч, — ди Наилә ханым. — Ул бәяләрне күргәч, сатып алучының исе китә... Менә бу кабыгы арчылган чикләвекнең (фундук) килосы кайчан 1 мең сум булганын күргәнегез бар? 350 сум тора иде ул. “Майский” помидорының алу бәясе (килосы) 220 сум, сату бәясен 250 сумга куйдык, 120–140 сум иде ул. “Голландский” сырның килосы 250 сумнан 350 сумга сикерде. Чәй киш-тәләре бушап калды. Алар кыйммәтләнде. Арзанаймасмы, дип көтәбез.
Сеҗе авылында үз кибетен тоткан (улы исемендә) Нурзидә Әхмәтҗанова:
— Сәүдә өлкәсендә 40 еллап эшлим, — дип сөйли. — Сәүдәдән бәя арту гаебен эзләмәсеннәр. Бәяне җитештерүчеләр, товар белән тәэмин итүчеләр арттыра. Яшелчә, җиләк–җимешкә бәяләр бик нык артты. Аңа өстәмә бәяне иң күбе 10 процент куясың. Кыярның килосын 155 сумга алабыз, 160 сумга сатабыз. Авыл җирендә сату бәясен югары куеп булмый.
“Арча икмәк комбинаты” кибетендә “Сельский” ипиенә бәя 2 сумга арткан. Ипи хәзер 22 сум.
— Ысланган тавыкларын бик яратып ала идек, — ди шунда берәү. — Бер тавык 200 сумга төшә иде, хәзер ул (килосы 240 сум булган) 400 сумлап тора.
Кибетчесеннән: “Ысланган тавыкларны сата аласызмы?” — дип сорыйм. “Алалар, — ди кибетче. — 8 иде, 3әү генә калды”. Ул вакытта кичке сәгать 5 иде.
Арчадагы зур кибетләрнең берсендә сатып алучылар мәш килә. Директорыннан: “Товарны кайдан аласыз, сатып алучылар азайдымы, күбәйдеме?” — дип кызыксынам.
— Безнең үзебезнең товар базалары бар, шунлыктан бәяләр чагыштырмача арзанрак, — дип сөйләде ул. — Соңгы вакытта бездә сатып алучылар күбәйде.
“Круг” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Закировның хәлләрен сорашам.
— Арчада метр саен кибет, товарга өстәмә бәяне күп куеп булмый, — диде ул. — 50 килолы бер капчык шикәр комының бәясе хәзер 2600 сум тора, әле кайчан гына ул 1300 сум иде. Аны без күпләп сатучы складлардан алып кайтабыз. Шикәр җитеште-рүче Буаның яки Норлатның үзенә барсаң, ул кыйммәтрәк тә әле. Тавык 80–84 сум иде, ул хәзер 125–130 сум. Иткә, сөткә бәя артып тора. Әле бу чәчәкләре генә, тора–бара тагын да кыенрак булачак.
Районда бәяләргә контрольлек итүче оешма бармы? Районның икътисад бүлеге белән элемтәгә керәм. Аның баш белгече Гүзәл Галимуллина:
— Узган елның августыннан көн саен кибетләрдән 40 төрле ризык бәяләрен язып алып, республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына җибәреп барам, — дип сөйләде. — Хәзер атнага бер тапкыр.
Баш белгеч әзерләгән мәгълүматлар исемлегеннән бүгенге көн бәяләрен 20 ноябрьгә кадәр булган бәяләр белән чагыштырып карыйк. Шикәр комының иң арзаны (килосы) 35 сум булган, аның хәзер 62 сумнан да артып киткәннәре бар. Карабодай ярмасының иң арзаны 38 сум булса, хәзер аның 100 сум чигеннән дә узганнарын очратасың.
Район алкоголь инспекциясенең эчке базар үсеше бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллинадан:
— Күпләп һәм ваклап сату нокталарында товарга бәя кую буенча бер чик бармы? — дип сорыйм.
— Андый закон юк, — дип җавап бирде бүлек җитәкчесе. — Ә закон бик кирәк. Шунысы бар: икмәккә иң күбе 15 процент, сөт ризыкларына иң күбе 12 процент кына өстәмә бәя куярга тәкъдим ителә.
Сатып алучылардан кем белән сөйләшсәң дә: “Әле без бу яңа бәяләр белән яшәп карамаган. Әле башы гына. Вакыт күрсәтер. Әмма иртәгеге көнгә күңелдә шомлану бар. Чөнки хезмәт хаклары, пенсияләр шул килеш диярлек”, — дигән фикерне ишетәсең.
— 7 мең сум пенсия алам, — дип сөйли Әлфинур апа. — Фермада эшләп, пенсиягә чыктым. Менә бүген кибеттән 600 сумлык ризык алдым. Ике тавык, сөт, йогурт — алган әйбер дә юк кебек. Айның 20ләрендә яшәргә 1 мең сум акча кала торган иде, белмим, моннан соң ничек булыр? Ипи белән сөтнең генә бәясен арттырмасыннар иде...
Республиканың ФАС (Федераль монополиягә каршы хезмәт) идарәсенең пресс–хезмәте белән дә элемтәгә кердем. ФАС ваклап сату сәүдә нокталарын гына түгел, товар белән тәэмин итүчеләрне дә тикшерә, нигезсез бәя арттыручыларны җаваплылыкка тарта һәм бүген шундый өч эш ачылган.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз