Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бетергәнне торгызу кыен булачак
2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Бетергәнне торгызу кыен булачак
Арча муниципаль районы җитәкчелеге гражданнар җыеннарында хисап тота.
Югары Бирәзә, Күкчә Бирәзә, Өчиле, Чиканас авылларында яшәүчеләр җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
Быелгы җыелыш халыкның күп килүе белән аерылып торды. “Арча” ширкәтенең “Агросинтез” бүлекчәсеннән дә вәкилләр шактый күренә. Беренче булып хисапны да бүлекчәнең яңа җитәкчесе Рашат Сәгъдуллин ясады. Әле күптән түгел генә эшли башласа да, терлекчеләрнең, механизаторларның исемнәрен аерым әйтеп, хезмәтләрен күрсәтеп сөйләве ошады. Әйе, бик кадерле хәзер эшче көчләр, алар биредә 38 генә, инде пенсия яшенә якынлашканнары да бар. “Дүрт сыер савучыбыз бар, алар — алтын фондыбыз”, — диде.
Бүлекчәдә 587 мөгезле эре терлек калган, сыерлар — 150. Узган ел бер сыердан 2752 килограмм сөт савылган. Яшь терлекләрдән уртача 284 грамм үсеш алынган.
— Бер терлек елга 113 килограмм гына үскән, — диде Р.Сәгъдуллин. — Болай эшләсәк, бозауны тана итү өчен биш ел вакыт кирәк булачак.
Язгы чәчүгә техниканың яртысы әзер түгел. Ике тракторны бер итәләр, берсен юк итәләр. Узган ел бер гектардан 13,3 центнер уңыш алынган, туфрак көздән эшкәртелмәгән диярлек.
“Арча” ширкәте җитәкчесе Рифкать Камалетдинов шундый шартларда да тырышып эшләүчеләрне бүләкләргә җай тапкан.
Туннельдән бераз яктылык та күренә. Хәзер ай саен хезмәт хакы бирәләр. Җитәкчелек алышынгач, уртача савым 4 килограммга арткан.
Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Радик Шәяхмәтов үзенең чыгышында кызыклы да, гыйбрәтле дә саннар китерде. 273 хуҗалыкта 963 кеше яши. 215 кеше читкә барып эшли, 38 кеше бүлекчәдә, 78 эшкә яраклы кеше беркайда да эшләми. Шәхси хуҗалыкларда 561 мөгезле эре терлек асрыйлар. Ике гаилә фермасы бар, 15 хуҗалык умарта тота, 12 кеше үзләренең пай җирләрен алып эшли. 22 хуҗалыкта өч һәм аннан күбрәк сыер тоталар.
Узган ел 13 бала туган, 11 кеше үлгән.
Дәүләт авылда яшәүчеләр турында зур кайгыртучанлык күрсәтә, республика программаларының нәтиҗәсе күз алдында. 21 ветеран фатирлар алган, 23 күп балалы гаиләгә җир участогы бирелгән. Өчиледә яңа фельдшер–акушерлык пункты урнаштырылды. Быел Өчиле төп гомуми белем мәктәбе ныклап төзекләндерелә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев җыелышка кадәр социаль объектларда, Өчиле мәктә-бендә, фермер хуҗалыкларында булган иде. Үзенең чыгышында ул аларның эшчәнлекләренә бәя биреп үтте.
— “Агросинтез” бүлекчәсе өчен 587 генә терлек бик аз. Рәшит Фазлыев белән Ренат Минһаҗевка рәхмәт, алар Өчиле фермасында күпмедер эш оештырырга тырышалар, — диде ул.
“Агросинтез” бүлекчәсенә кергән авыллардагы фермаларда әле кайчан гына 1500 мөгезле эре терлек, шуның кадәр дуңгыз һәм шул санда сарык асрала иде. Өчиле авылы дуңгыз караучысы Мәсхүдә Камалиева ике Дан ордены белән бүләкләнде.
Илшат Габделфәртович дәүләт программаларын тормышка ашыруда активрак катнашырга чакырды, сорауларга җавап бирде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз