Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арча-Әтнә дуслык күпере
2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Арча-Әтнә дуслык күпере
Кушлавычта Габдулла Тукайны берләштергән Арча һәм Әтнә районнары арасында дуслык күпере салынды. Ул Тукайның “Исемдә калганнар” повестен язуына 105 ел тулуга багышланды.
Бәйрәмнең кереш өлешендәге балалар чыгышыннан шагыйрьнең балачагы, яшьлеге белән таныштык, аңа багышлап иҗат ителгән һәм дөнья күргән “Каргышлы балачак” фильмыннан өзек карадык. Бу кичәнең асылына төшенү өчен бик матур һәм эчтәлекле җирлек булды. Ә иң кызыгы — бәйрәмгә Габдулла Тукайның туганнары да чакырылган иде. Тукайның апасы Газизә ханымның оныклары Наилә Шаповалова белән Диләрә Ганинаның Кушлавычка беренче тапкыр кайтулары икән.
— Газизә әбиебезнең Хөсәен исемле улы булган. Без икебез бертуган, шуның кызлары, — диде Наилә ханым. — Әбиебез бездә торды. Габдулланы каравы турында сөйли иде. Аннан алар Җаекта да 10 ел бергә яшәгәннәр. Тукай Казанга киткәндә әбиемә үзенең “Пар ат” шигырен укыган. Әбием елап җибәргән. Шулар бик яхшы истә калган. Аннан әтием Тукай иҗатын өйрәнүче иде, аның турында бик күп язды. Әти соравы, әби сөйләве буенча Әлфия туганым Тукайның әти–әнисенең сурәтләрен дә ясады.
Наилә һәм Диләрә ханымнар Кушлавыч зиратында да булганнар, шагыйрь яшәгән йорт–музей да, ул көнге очрашу да аларга бик ошады. Арчаның икенче мәктәбе укытучысы, Сатыйга әбисе ягыннан Тукайның туганы Лилия Фатыйхова белән дә алар биредә беренче тапкыр очраштылар.
— Минем балачагым әбидә үтте. Башта ул мине гарәпчәгә өйрәтте, китаплар укыды. Аннан, университетта укыганда мин гарәп телен үзләштердем. Әбиемнең күзләре күрми башлагач, үзем аңа гарәпчә китаплар укый башладым. Хәзер сеңлем дә, мин дә рус балаларына татар теле укытабыз. Мин мәктәптә, сеңлем көллияттә. Без —Тукай оныклары, аның телен дәвам итүчеләр, дип горурланып әйтә алам, — ди Лилия ханым.
Яшел Үзән милли–мәдәни үзәге, Тукай фонды җитәкчесе, заманында озак еллар Арча мәдәният бүлеген җитәкләгән Клара Мәрдәнова чыгышы да истәлекләргә бай булды.
— 1966 елны бирегә мәдәният бүлегенә җибәрделәр, — диде ул. — Бервакыт безгә шагыйрь Евгений Евтушенко килде. Аны Яңа Кырлай авылына алып бардык. Читәнләп алынган, агач түбәле кечкенә генә Сәгъди абый йорты иде ул вакытта. 2–3 кеше генә кертәбез. Шагыйрь, моны күреп, безне тәнкыйтьләп китте. Шуннан Тукайның 80 еллыгы уңаеннан төрки халыклар килде. Алар да уңай бәя бирмәде. Тәвәккәлләп Язучылар берлеге рәисе Мирсәй Әмир янына киттем. Менә шуннан башланып китте инде Яңа Кырлайда эшләр. Тукай фонды җитәкчесе буларак шагыйрьнең 130 еллыгына Яшел Үзән белән Арча арасында дуслык күпере салачакбыз. Чөнки без, кем булсак та, тамырыбызның каян чыкканын белергә тиеш.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз