Бабайларның исеме электрон китапта

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Бабайларның исеме электрон китапта
Шушмабаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары җитәкчеләре Рәмлә Нуриева белән Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә сугышта катнашкан авылдашлары турында мәгълүмат тупларга килде.
Аңарчы Рәмлә ханым үзе генә бирегә килеп шактый мәгълүмат алган. Бүген калын–калын томнардан яу кырында башын салганнар, хәбәрсез югалганнарны эзлиләр, табылганнарын фотога төшереп алалар. Шушмабашлыларны гына түгел, күрше Илдус авылыннан киткәннәрне дә барлый алар.
Мәктәпнең физика һәм математика укытучысы Рәмлә Нуриеваның бу өлкәдә инде шактый тәҗрибәсе бар, ике ел элек ул Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турында “Шекәнең электрон китабы”н тәкъдир иткән иде. Кызыксынучан укытучы китапка мәгълүматны 6–7 ел дәвамында туплаган. Китапны тәкъдир иткәч, үзләренең әтиләре, бабайлары турында мәгълүматлы булган (күпләр аларның кайда җирләнгәнлеген дә белми) шекәлеләр арасында Рәмлә ханымга ихластан рәхмәт әйтүчеләр дә булган. Хәрби комиссариат томнарыннан укучылар шекәлеләр турында мәгълүмат тапсалар, аны да язып алалар. Инде тәкъдир ителгән булса да яңа мәгълүматлар килеп чыкса, шундук китапка теркәп куялар, яңарталар.
Шекә китабын күргәннән соң мәктәп коллективы, Шушмабаш батырларының исемнәре дә тарихка кереп калсын дип, Рәмлә Нуриевага шушы эшне башкарырга тәкъдим итте. Авыл җирлеге, “Мемориал” музей–комплексы һәм “Подвиг народа” сайтларыннан алынган мәгълүматлар буенча Шушмабаштан сугышта 132 кеше катнашканлыгы мәгълүм. “100ләп слайд бар, — ди Рәмлә Равилевна. — Укучыларым, авылдашлар аз гына яңалык булса да, “Вконтакте”дагы биткә җибәрәләр. Без һәрвакыт эзләнүдә, Интернеттан сугышчан сайтларны да ачып карап барабыз. Бу турыда ата–аналар җыелышында да әйтелде. Хәрби комиссариатта эшебез беткәч, укучылар белән авылда өйдән–өйгә йөреп чыгарга уйлыйбыз. Кемнеңдер сандык төбендә ул еллар турында мәгълүматлар саргаеп ятарга мөмкин. Бу укучылар өчен патриотик тәрбиягә корылган социаль проектлау эше дә. Безнең буын сугыш еллары турында белеп, мәгълүматлы булып үсте. Бу хезмәт хәзерге буын балаларына да тарихны онытмасыннар өчен бик мөһим. Патриот булу, минемчә, туган авылыңны, якыннарыңны, әби–бабаңны, әти–әниеңне ярату. Мәгълүмат туплаганда авылдашларның батырлыклары турындагы юлларны укыгач, күңелгә горурлык катыш шатлык хисләре тула. Укучыларга, хезмәттәшләремә бабасының, әтисенең нинди батырлыклар эшләгәнен җиткерү үзе бер куаныч. Барлык авылдашларга мөрәҗәгать итәбез — Бөек Ватан сугышында катнашкан Шушмабаш, Илдус авылы кешеләре турында хәбәрләргә юлыксагыз, зинһар, безнең белән элемтәгә чыксагыз иде”.
Рәмлә Нуриеваның хез-мәттәше — укытучы Гөлсинә Камил кызы әтисе 2 Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Дан ордены һәм тагын башка күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән Камил Касыймовның батырлыклары турында “Шушмабаш авылының электрон китабы”на кертеләчәк слайдтан карап белә. Гөлсинә Камил кызының бөтен туган–тумачасы, аларның балалары рәхмәтле Рәмлә Нуриевага.
Хәрби комиссариатта укучылар бар игътибарларын томнар укуга юнәлдергән. Кызыксынулары, белергә теләүләре йөзләренә чыккан. “Үлем хәбәрен китергән хатларны алгач, йорттагыларга бик авыр булгандыр. Коточкыч куркыныч хәбәр, фаҗига бит”, — дип Әлфия Сабитова үз фикерен белдерде. “Мондый эштә катнашу безгә бабайларыбызны онытмас өчен кирәк. Бүген конкрет документларны тотып карый алуыбызга, авылдашларыбыз, бабайларыбыз исемен мәңге-ләштерүгә безнең өлешебез кергәнгә дә шатланабыз”, – ди Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдуллинның оныгы Райлә Сәгъдуллина.
Электрон китапны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына төгәлләргә ниятлиләр. Ә киләчәктә әлеге электрон китаплар өчен махсус Интернет–сайт ачып, кызыксынган һәркемгә карау мөмкинлеге тудырырга исәпләре. Изге эштә уңышлар юлдаш булсын!
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International