Азамат — өметле боксчы

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Азамат — өметле боксчы
Казан бокс үзәгендә республика беренчелегенә 1999–2000 елларда туган яшүсмерләр арасында ярышлар булды. Татарстанның төрле төбәкләреннән 140тан артык боксчы катнашты. Җиңгән 14 боксчы арасында республиканың төньяк–көнбатыш өлешеннән нибары бер боксчы гына булды. Арчадан Азамат Галиев 44 килограммга кадәрле авырлыктагы боксчылар арасында беренче урынны алды! Тренеры — әтисе Марат Галиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International