Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр белән янәшә басып урак урган, сыер, үгез җигеп җир сөргән, башка авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән балаларның исәннәре дә бүген өлкән яшьтә инде. Әмма алар бар әле! Дәһшәтле елларның шаһиты булган әби–бабаларыбызның һәр истәлеге кадерле! Газетада “Сугыш чоры балалары истәлеге” дигән рубрика ачып җибәрәбез, әйдәгез, ветераннарыбызның хәтер сандыгын тагын бер кузгатып алыйк әле. Бәлки шул елларның фоторәсемнәре дә саклангандыр, без аларны үзегезгә кире кайтарырбыз.
Сездән хатлар көтәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International