Җиңү артыннан җиңү

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Җиңү артыннан җиңү
Район Укучылар сараеның “Нур” телестудия җитәкчесе Зөлфирә Зарипова редакциядә кунакта булды.
— Кичә генә Казаннан бүләкләр белән кайттык, — дип үзенең һәм балаларның уңышлары белән уртаклашты ул. Без Зөлфирә ханымны бер кочак дипломнар белән фотосүрәткә төшердек.
Зөлфирә Мәннаповна үз фикере булган, эзләнүчән, тынгысыз педагог. Аның ташып торган энергиясе гаи-ләсенә, үз балаларына (бер малай, бер кыз) гына түгел, башка балаларга да җитә.
Узган ел республика күләмендәге төрле бәй-геләрдә катнашып, җиңүләр яулады алар. Зөлфирә ханым җитәкчелегендәге “Нур” балалар телестудиясе республика буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе оештырган балаларның массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Ышаныч һәм куркынычсызлык” бәйгесендә 3нче урынны алды.
Үзләренең “Алтын каләм” газетасы белән дә алар республиканың юл хәрә-кәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе оештырган балаларның массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Ышаныч һәм куркынычсызлык” бәйгесендә “Иң яхшы ра-йон газетасы” номинациясендә 3нче урынны алдылар.
Әлеге ике җиңүдә дә “Нур” телестудиясе һәм “Алтын каләм” газетасы республиканың юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең дипломнары белән бүләкләнде. Зөлфирә Мәннаповна шулай ук республиканың юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең дипломы белән бүләкләнде.
Аның алдыннан гына Зөлфирә Зарипова, “Табигать балалары” проекты белән “Татарстан Республикасы өчен 50 яңа идея” бәйгесендә катнашып, гран–при алуга иреште.
Зөлфирә Мәннаповнага һәм иҗат белән шөгыльләнүче балаларга уңышлар телибез!
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International