“Дөнья буйлап безнең газета белән сәяхәт ит” бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
“Дөнья буйлап безнең газета белән сәяхәт ит” бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенең “Самина тур” туристлык агентлыгы белән берлектә оештырган “Дөнья буйлап безнең газета белән сәяхәт ит” бәйгесенә йомгак ясалды.
Җиңүчеләр — 3 яшьлек Эвелина Гыйльфанова (ул бүләк алырга әбисе Фәридә ханым белән килгән). Конкурска юлланган фотоны Төркиядә ял иткәндә аның әти–әнисе төшергән булган. 2 урында — кызы Ралинә белән Наилә Вилданова. Аларның фотосында да Төркиядә ял иткән чаклары. 3 урында Әминә Исхакова. Бу фото Әминә ханымның кызы Ләйсән (4 урында) белән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткән мизгелләрен саклый.
Җиңүчеләргә “Арча хәбәрләре” газетасының истәлекле бүләкләре һәм туристлык агентлыгыннан бүләккә ике мең сумлык сертификатлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International