Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арча даруханәләрендә
2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Арча даруханәләрендә
Даруларга бәя арта, диләр. Прокуратура да аларны тикшерә. Бигрәк тә өлкәннәр һәм яшь балалы гаиләләргә кыен булырга мөмкин. Үземнән беләм, балага салкын тисә дә даруханәдән алган дарулар 1 мең сумнан артып китәр иде. Сатучыларына: “Аз хезмәт хакына эшләүчеләр даруга нишли икән?” — дияр идем.
Аллага шөкер, соңгы вакытта дару алган юк. Шунлыктан аларның бәяләрен дә белмим. Даруларга бәя артамы, юкмы икәнлекне ачыклау өчен Арчадагы даруханәләрдә булдым. Ра-йонның 29нчы дәүләт даруханәсе мөдире Лилия Хәкимова:
— Даруга бәяләр аз–азлап гел артып тора, — дип сөйләде. — 2015 елның гыйнварында бәяләр кинәт кенә югарыга сикерде, дип әйтә алмыйм.
Кыйммәт даруларга акча түккәнче, бу даруханәнең үзендә эшләнгәннәрен сатып алырга мөмкин. Алар кыйммәт түгел. Бу дару препаратларын сорап килүчеләр күбәйгән.
Арчадагы “Имплозия” даруханәсе мөдире Филезә Закирова хөкүмәт тарафыннан көйләнгән дарулар исемлеген күрсәтте. Ул кеше күз алдында тора. Дару бәясен шул исемлектән чагыштырып карап була. Сүз уңаеннан шуны да әйтим, Россия Федерациясе хөкүмәтенең кеше тормышы өчен әһәмиятле дарулар исемлеге күрсәтмәсе (2011 елның 7 декабреннән) бар. Бу документ тормыш өчен әһәмиятле даруларга бәяләрне көйләү өчен эшләнгән.
Дару бәяләре язылган китаптагы бәяләрне “Имплозия”дәге дару бәяләре белән чагыштырып карыйбыз. “Кагоцел” төймәләре бу даруханәдә 237 сум 70 тиен тора, китапта аның бәясенең чиге — 259 сум 50 тиен. “Панангин” даруханәдә 151 сум 70 тиен, китапта бу бәянең чиге — 158 сум 61 тиен. Исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин. Без чагыштырып караган даруларның берсе дә шушы исемлектәге бәяләр тарифыннан артып китмәгән.
“Имплозия”гә дару алырга кергән Альмира ханым белән сөйләшәбез.
— 3 мең сумлык дару алдым, — диде ул.
— Дарулар кыйммәтлән-гәнме? — дип сорыйм.
— Мин даруларның бәя-ләрен белмим. Артканмы алар, кимегәнме — әйтә алмыйм.
Шәхсән үзем “36,6” даруханәсенә кергәлим. Бердән, ул безнең юл уңаенда, икенчедән, дару сатучы провизор Наилә Вәлиева ачык йөз белән каршы алып, сораган нәрсәне табиблар кебек аңлатып бирә.
— Аз–азлап бәяләр артып кайта, — диде ул. — Акчаңа карап яшәргә кала инде...
Кан басымын үлчи торган тонометрлар 100–400 сумга артып кайткан, кайбер дарулар 40–60 сумга кыйммәтләнгән.
Даруханәләрнең берсеннән “Эссенциале–форте” даруын 1797 сумга алган ир–ат белән сөйләшеп киттек. Үзен Фәргать дип таныштырды.
— Даруның бәясе артканмы? — дип сорыйм.
— Бу даруны 1200 сумга ала идем, — диде ул.
— 500 сумнан да артыграк кыйммәтләнгән түгелме соң? — дип сорыйм даруханә сатучысыннан.
— Ул вакытта бу даруга 200 сум ташлама салынган иде, —диде провизор.
— Фәргать, мондый кыйм-мәтле даруны алырга сезнең мөмкинлек бармы?
— Бер ярым штатта эшләсәм дә, хезмәт хакым 8 мең сум гына, — диде ул. — Менә шуннан чамалагыз инде, минем кыйммәтле даруга мөмкинлек бармы, юкмы?! Ә дәваланырга кирәк.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз