Хат ташучы Мәүлия

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Хат ташучы Мәүлия
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте, үзенең филиаллары белән берлектә, хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре арасында бәйге игълан иткән иде. 2015 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу тәмамланды, димәк, аңа нәтиҗә чыгарыр вакыт җитте.
Бәйге тәртибе белән таныштырган идек инде.
Без Арча почта бүлекчәсеннән 2014 һәм 2015 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләрен соратып алдык. Почта бүлекчәләре һәм шәһәр хат ташучылары арасында бәйге шартлары буенча җиңүгә лаеклысын таба алмадык. Ә менә “Иң яхшы авыл хат ташучысы” номинациясендә хат ташучылар арасыннан Казиле авылыннан Мәүлия Нигъмәтуллина “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета журналлары һәм безнең “Арча хәбәрләре” газетасына яздыру буенча районда җиңү яулады. Узган елның беренче яртыеллыгында ул 28 хуҗалыкны район газетасына яздырса, быел абонементлары саны 37гә җиткән. Үсеш 32 процент. “ТАТМЕДИА” газета-журналларына яздыру буенча исә 44 процент үсеш. 2014 елның беренче яртыеллыгында 32 кеше язылса, бу елның шушы чорында ул 46 булган. Бик кечкенә саннар турында сүз бара бит, диярсез. Хуҗалыклар саны белән чагыштырганда таман гына. Казиледә рәсми рәвештә 58 хуҗалык исәпләнсә, чынлыкта 38 генә хуҗалык икән. Калганнары — дачалар. Мәүлия һәрберсен хәтта бармак белән санап чыкты. Бу нәтиҗәгә ничек ирешкән соң? Моның өчен иренмәскә, йөрергә генә кирәк икән. Хат ташучы үз авылыннан тыш Арчада яшәүчеләрне дә “ТАТМЕДИА” газета-журналларына яздырган. Авылында 26 кеше язылса, калган 20се Арчадан.
Мәүлия Нигъмәтуллинаның үзе белән очрашып сөйләштек. Гаять тыйнак ханым булуы күренеп тора. Үзе турында мактану булуыннан читенсенеп, уңайсызланып кына сөйли.
— Мин үзем Күкчә–Бирәзә авылыннан. Әти–әнием колхозчылар иде. Үзем урта мәктәпне тәмамлагач, өйдә торып чүәк чигә башладым. Аннан Казиле егете Канифкә кияүгә чыктым. 1991 елдан почтада хат ташучы булып эшлим. Үзем яшәгән Казиле авылы халкына хезмәт күрсәтәм, — ди ул. — Башта көндәлек матбугатны Казанбаштан алып кайта идем, хәзер Арчага йөрим.
Улы туып, декрет ялына киткәч, авыл хат ташучысыз кала. Шунда халык, аны сорап, авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә. Башта аның урынына ире эшләп тора, балага 6 ай булгач, иренең туганы, күрше әбисе ярдәмгә килә, баласын карап торырга алына.
— Хәзер дә авырып китсәм, я берәр эшем килеп чыкса, минем урыныма газета өләшергә Каниф чыга. Менә шулай 24 ел үтеп тә киткән. Беркая ки-тәсем дә килми, беренчедән, эш алыштыруны яратмасам, икенчедән, хезмәтем бик ошый, — ди Мәүлия.
Һәр эшнең үз кыенлыгы бар. Хат ташучының бигрәк тә. Кар–буран, пычрак, яңгыр дип тормыйча, көн дә юлга чыгарга кирәк. Әмма хезмәтен яраткан кешене авырлыклар куркытмый.
— Без газета–журнал гына таратып калмыйбыз, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә җыябыз, авыл халкына көндәлек кирәкле товарларны да алып кайтып бирәбез, субсидияләр, пенсияләр дә өләшәбез, — ди хат ташучы. — Вакытлы матбугатка да яздырабыз. Бу өлкәдә ел да планны үтәп барам. Авыл халкы минем хезмәтемнән канәгать икән, миңа шул җитә.
Гаиләдә тыныч булуына да сөенә Мәүлия. Улы Казанда эшли, читтән торып югары уку йортында белем ала. Ире авыл имамы. Барына риза булып, үз тырышлыгы белән, тормыштан ямь табып яшәргә күнеккән ул. Шуңа эше дә уң бара.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International