“Полициянең иң яхшы участок уполномоченные”

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
28 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге оператив утырышы матур күренеш белән тулыландырылды. 2014 елның 4нче кварталында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен өлкән участок уполномоченные, полиция капитаны Ленар Хисамиев “Полициянең иң яхшы участок уполномоченные” дигән исемгә һәм вымпелга ия булды. Аны җиңүчегә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе ветераннар оешмасы рәисе, отставкадагы милиция полковнигы Иван Гафуров тапшыры.
Әлеге бәйге Татарстан Республикасы ЮХИДИ ида-рәсенең ветераннар оешмасы тарафыннан квартал саен үткәреләчәк, иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы һәм полициянең иң яхшы уполномоченные билгеләнәчәк. Бу хакта безгә Арча эчке эшләр бүлеге пресс-секретаре Алидә Нәбиуллина хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International