Басулар кар чаналары эзләре белән чуарланган

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Басулар кар чаналары эзләре белән чуарланган. “Байлар балалары бензин яга”, — ди халык әрле–бирле чапкан “сабыйларга” карап. Чит илдә эшләнгән кар чанасы 500 мең сумнан башлап бәяләнә, диләр.
Ярар, акчалары күп булгач, алсыннар, әмма тәртип бозмасыннар. “Гостехнадзор” белгечләре нәкъ менә шул җитмәүдән зарлана. Әлеге техника теркәлми, техник карау үткәрелми, идарә итү өчен тиешле документлары юк. Быел бу мәсьәләгә ныклап тотынмакчылар. 20 февральгә кадәр “Кар чанасы — 2015” операциясе кысаларында ЮХИДИ, МЧС, аучылык хезмәтләре белән берлектә рейдлар үткәрелә. Аларның да тиз йөрешле кар чаналары бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International