Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Җиңүләр алда әле
2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Җиңүләр алда әле
31 гыйнварда “Арча” спорт комплексында татарча көрәш буенча район җитәкчесе призына бәйге үтте. Ярышларны Илшат Нуриев үзе ачып җибәрде һәм көрәшчеләргә уңышлар теләде.
— Татар көрәше — ул спорт кына түгел, ә милли көйләребез, әдәбиятыбыз, гореф–гадәтләребез кебек үк халкыбызның гасырлардан килгән мирасы. Без аны саклау һәм үстерү өчен барын да эшләячәкбез. Арча көрәшчеләренең элеккеге данын кайтару өчен бергәләп тырышыйк! — диде ул.
Районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән Марсель Хәлилов һәм Шәйдулла Сәлаховка район җитәкчесе рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр — исемле кул сәгатьләре тапшырды.
Бәйгене ачу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы татар-башкорт милли спорт көрәше федерация-сенең башкарма директоры, СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин да катнашты. Ул да соңгы елларда Арча көрәшчеләренең республика күләмендәге бәйгеләрдә бераз сынатуларын һәм хәлне кичекмәстән төзәтү өчен чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады.
— Тиздән республикада Муса Җәлил призына бәйге үтәчәк. Районның яңа җитәкчесе сезгә карата бик игътибарлы. Сез дә, үз чиратыгызда, якташларыгыз — легендар көрәшчеләр Әхәт Закиров, Рәдис Сәйфуллин исеменә тап төшермәссез дип ышанам. Марсель Хәлилов, Шәйдулла Сәлахов кебек танылган спортчылар үз вакытында моның өчен барын да эшләде. Хәзер эстафета сезнең куллларда, — дип белдерде ул.
Равил Хәйруллин татарча көрәшне үстерүгә керткән өлешләре өчен Марсель Хәлилов һәм Шәйдулла Сәлаховка Федерациянең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләрен тапшырды.
Бәйгенең баш хөкемдары Ринат Алиев турнирны үткәрү тәртибе белән таныштырганнан соң командалар парады узды. Ярышта 10 команда составында 70тән артык көрәшче катнашты.
Алар 10 үлчәү авырлыгында көч сынашты. Егетләр барысы да бик әзерлекле. Арасында Илшат Идиятов, Илүс Әскәров, Зөлфәт Хәйруллин, Фаил Рәхимов кебек инде шактый бәйгеләрдә җиңеп, тәҗрибә туплаганнары да, яшьләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионатларын откан Руслан Абдуллин һәм Фаяз Зарипов кебек өметле яңа буын батырлар да бар иде.
Ике келәмдә дә көрәш кызганнан–кыза барып, 4 сәгатьтән артык дәвам итте. Тамашачылар матур алымнарга сокланып алкышлады, җанаткан спортчысының җиңелүен күреп тирән көрсенде яки үзе чыгып көрәшердәй булып көч бирергә омтылды. Инде чәчләренә чал кергән агайларның шулай ихластан бирелеп көрәш карауларын күрү, дөрестән дә, бу спорт төренең татар җанына бик тирән уелуын раслый. Җанатарлар арасында заманында үзе дә мәйдан тоткан тагын бер атаклы якташыбыз — Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россиянең татар–башкорт көрәше буенча спорт мастеры Вагыйз Минһаҗев та бар иде.
— Районны җитәкләгәндә көрәш-челәргә аерым игътибар бирә идек. Бүләкләр дә саллы, тормышта туган проблемаларын да чишәргә ярдәм итәргә тырыштык. Шуңа күрә ул елларда арчалылар призлы урыннардан төшмәде. Әле дә карап торам, сәләтле егетләр күп. Аларны тагын да үстерергә, язмышлары белән кызыксынып торырга кирәк, — дип киңәш бирде ул.
Бу турыда Наласада 30 елдан артык көрәш түгәрәген җитәкләүче тренер Таһир Лотфуллин фикере белән дә кызыксындык.
— Дөрестән дә, көрәшне яраткан яшьләр күп. Алар мәктәптә укыган елларында түгәрәккә бик теләп йөриләр. Шуннан соң эш эзләп күбесе авылдан чыгып китә дә тренировкаларны ташлый. Ә арасында бик сәләтле егетләр дә бар. Мәсәлән, узган ел миңа йөргән Фаяз Зарипов яшьләр арасында Россия чемпионы булды. Менә шундыйларга үзебезнең районда калып эшләргә мөмкинлек бирергә иде. Илшат Габделфәртовичның көрәшчеләр белән, гомумән, спорт белән кызыксынуы бездә өмет тудыра. Хәзер “Арча” спорт комплексында да көрәшчеләргә атнага өч тапкыр шөгыльләнү мөмкинлеге булдырылды. Бүгенге бәйгедәге кебек призларның да күзгә күренеп артуы яшьләрне дә кызыктырмый калмас. Шуңа күрә җиңүләр булыр дип ышанам.
Бәйге тәмам. Җиңүчеләргә бүләкләрне район җитәкчесе Илшат Нуриев, абруйлы кунаклар кулыннан алу икеләтә мәртәбәле булгандыр, мөгаен. Быел аның күләме дә шактый иде. Шәхси беренчелектә һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләргә — 5 мең, икенче урындагыларга — 4 мең, өченчеләргә 3 мең сум бирелде. Бәйгенең приз фонды 120 мең сум тәшкил итте.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
Әйдәгез, батырлар белән танышыйк:
60 кг кадәр: 1нче урында Салават Әхмәтгалиев (“Сервис–Агро”), 2нче — Илнар Сөнгатуллин (социаль яклау бүлеге), 3нче — Радик Хәйруллин (Арча педагогика көллияте). 65 кг кадәр: 1нче — Денис Абдуллин (“Сервис–Агро”), 2нче — Илшат Фазылҗанов (АПК), 3нче — Рәис Галиев (“Сервис–Агро”). 70 кг кадәр: 1нче — Зөлфәт Хәйруллин (Яңа Кенәр), 2нче — Айназ Мөхәммәтов (АПК), 3нче — Азат Сираҗиев (“Сервис–Агро”). 75 кг кадәр: 1нче — Илһам Касыймов (Яңа Кенәр), 2нче — Зөлфәт Сираҗиев (“Сервис–Агро”), 3нче — Марат Әхмәдиев (“Ак барс” агрокомплексы”). 80 кг кадәр: 1нче — Фаяз Зарипов (“Сервис–Агро”), 2нче — Әнис Гарипов (Өчиле), 3нче — Рәҗип Нәбиуллин (“Ак барс” агрокомплексы”). 85 кг кадәр: 1нче — Динар Шакиров (“Сервис–Агро”), 2нче — Рәнис Шәмсетдинов (“Сервис–Агро”), 3нче — Илнур Әһлиуллин (“Сервис– Агро”). 90 кг кадәр: 1нче –— Илшат Идиятов (“Сервис–Агро”), 2нче — Булат Шәйхисламов (АПК), 3нче — Рөстәм Мәхәммәдиев (“Ак барс” агрокомплексы”). 100 кг кадәр: 1нче — Раиф Мөхәммәтҗанов (“Сервис–Агро”), 2нче — Илдус Нәбиуллин (“Ак барс” агрокомплексы”), 3нче — Илүс Әскәров (Үрнәк). 130 кг кадәр: 1нче — Руслан Абдуллин (“Ак барс” агрокомплексы”), 2нче — Васыйл Шиһапов (“Ак барс” агрокомплексы”), 3нче — Илмир Галиуллин (“Сервис–Агро”). 130 кг югары: 1нче — Фаил Рәхимов (Югары Мәтәскә), 2нче — Нәзих Сафин (Күлтәс), 3нче — Илфат Вәлиев (“Сервис–Агро”).
Командалар арасында бәйгегә иң күп көрәшче алып килгән “Сервис–Агро” ширкәте егетләре җиңеп чыкты. Икенче урында “Ак барс” агрокомплексы”, өченчедә — Арча педагогика көллияте командасы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз