Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сәламәтлек көнендә
2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Сәламәтлек көнендә
Арчада яшәүче 6 яшьлек Степан Артемьев әти–әнисен (Лена белән Алексей) чаңгы шуарга алып килгән. Арча стадионында 1 км араны чаңгыларда шуып үткәч, рәхәтләнеп кайнар чәй, коймак белән сыйланды ул. И–и, күңелле дә булды соң аңа! Әти–әнисе аңа карап сөенеп бетә алмады.
Якшәмбе көнне Арча стадионында Сәламәтлек көне уздырылды. Теләгән һәркем чаңгы шуып, кайнар чәй, коймак белән тамак ялгап алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев чаңгы шуарга килүчеләрне Сәламәтлек көне белән котлады, һәркемгә исәнлек–саулык теләде, сәламәтлекне хәрәкәт, спорт белән ныгытырга, районда спортны үстерергә кирәклеген, бу юнәлештә эш алып барылуын әйтте һәм чаңгы сөючеләрне зур бүләк белән куандырды. Чаңгычыларга юл салучы үзйөрешле кыйммәтле техниканы “Арча” спорт мәктәбе җитәкчесе Ринат Гәрәевка тапшырды.
Бераздан инде бар да чаңгы трассасында иде. 1нче мәктәп укытучысы Кадрия Закирова үзенең 5 “А” сыйныфы белән килгән. Барысы 24 бала. Эмиль Ягъфәров: “Чаңгы шуарга яратам”, — ди. Әмир Рәхимҗанов футбол белән мавыга икән. Рәис Зарипов футбол, көрәш белән шөгыльләнә. Малайлар бер–берсен бүлдерә–бүлдерә спортның кайсыдыр бер төрен яратулары турында сөйләделәр. Җәен урамнан кайтып кермәүләрен, кышын компьютер белән күбрәк мавыгулары турында да әйттеләр.
Ветеран укытучы Ленар Заһидуллин: “Тормыш иптәшем Рәдинә белән килдек”, — ди. Оныгы Илназ да монда. Ленар Усманович шәкертләре белән дә таныштырды:
— Болар бар да Арча педагогика көллиятендә белем алган егетләр. Рәнис Нәбиуллин 2нче мәктәптә физкультура укытучысы. Яңа Кенәрдән Рәмис Хәйруллин биатлон буенча команда зачетында республика чемпионы.
5нче гимназиядән физкультура укытучысы Ильяс Абдрахманов, укытучылар Альмира Хәкимуллина, Гөлназ Камалиева башка көннәрне дә чаңгы шуулары турында сөйләделәр.
Кәче мәктәбеннән физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин:
— Быелгы уку елында күбрәк шахмат һәм хоккей белән шөгыльләнүне максат итеп куйдык. Командалар арасында шахмат буенча районда 3нче урын бездә. Киләсе уку елында чаңгы спортын күтәрергә исәп.
Атаклы әлифбачылар Сәләй ага белән Рәмзия апаның улы Камил әфәнде: “Мондагы саф һавадан, матурлыктан күңел күтәренкелеге алабыз”, — ди.
82 яшьлек элеккеге авиация хәрбие Гыйниятулла Гатауллин, февральдә 66 яшь туласы ветеран укытучы Руфина Гәрәева, 60 яшькә җиткән шәфкать туташы Мөнирә Нигъ-мәтуллина дару ясаучы, дару сатучы бизнесменнарны баетып ятканчы, спорт белән шөгыльләнергә кирәк, диләр.
Сеҗе һәм Сикертән мәктәпләре физкультура укытучылары Фәрит Нәгыймов, Назыйм Нәбиуллин балаларны спортка тарту өчен янып–көеп йөриләр. Назыйм: “Безнең Мөрәле авылында эшмәкәр Алмаз Мин-һаҗев авылга зур итеп шугалак ясап куйды, спорт киемнәре тектерде. Хәзер төнгә кадәр хоккей уйныйбыз, шундый күңелле”, — дип тәэсирләнеп сөйләде.
Мондый массакүләм спорт чараларында Арча педагогика көллияте студентлары белән мәш килеп катнаша торган Бари Бакиров, нишләптер, күренмәде. Хәлен белеп шалтыраткач, киләсе чаңгычылар көненә әзер-ләнәбез, диде. Республика буенча уңышка ирешүче биатлончылар Яшел Үзән шәһәрендә ярышларда булган. Тренерлары Рәис Камалов республика буенча Арча командасы 2нче урынны алды, дип хәбәр итте. Ә Лилия Рәхмәтуллина Ижевскида Россия чемпионатында.
... “Райгаз”да эшләүче чаңгычы Илнар Дияров хатыны Гөлназ, балалары Илназ, Алия, Альмир белән бергәләп ялны күңелле үткәрде. Чаңгы шуучы яшь гаи-ләләр бер алар гына түгел иде.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз