Видеосюжет — ветераннар турында

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Видеосюжет — ветераннар турында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булган киңәшмәдә “Җиңүнең якын йөзләре” дигән республика социаль–гуманитар проектын тормышка ашыру максатында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының сугыш еллары истәлекләре туплаган фотокитаплар һәм DVD дисклар әзерләү бурычы куелды.
Бу бик күркәм һәм кирәкле әйбер. Бәлкем, моңа аякны алданрак киенергә кирәк булгандыр да. Сугыш ветераннары хәзер бармак белән санарлык кына калып килә бит. Кайбер авыл җирлекләрендә алар хәзер берәү дә юк. Әмма соң булса да, уң булсын, диләр. Исәннәрнең кадерен белергә кирәк.
Арча районында бу эш күптәннән алып барыла инде. 2005 елда Харис Закировның “Арчалылар Бөек Ватан сугышында” дигән 2 томлык китабы бастырылды. Хәзерге вакытта Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” балалар телерадиостудиясе яшь тележурналистлары, һәр ветеранның өендә булып, аралашып, туганнары белән очрашып, 15әр минутлык телевизион сюжет әзерли.
— “Нур” балалар телерадио-студиясенә шундый задание бирелде. Мәктәпләргә аларга һәрьяклап ярдәм итәргә кушылды. Чөнки ветераннар хәзер бар да өлкән яшьтә, төрле хәлдә. Алдан әзерләргә, аңлатырга, кирәк, — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.
— Безнең районда Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны бик аз калды. Без япон сугышында булганнарны, Венгриядә сугышканнарны да читтә калдырмаска булдык ,— ди “Нур” телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова.
— Алдан һәрберсе белән сөйләшеп, аларның ризалыкларын алганнан соң гына яннарына барабыз. Чыннан да, мәктәп коллективларының да ярдәме зур, — дип сүзгә кушыла “Нур” радиостудиясе җитәкчесе Дамир Таҗиев.
Узган атнада яшь тележурналистлар белән без дә юлга чыктык, ике төркемгә бүленеп, Яңа Кишет, Кышкар якларында булдык, сугыш ветераннары Мәлик Абдуллин, Габделбәр Хәбибуллин, Мөхәммәтдин Галәвиев белән очраштык. Авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов, Иске Кишет мәктәбе җитәкчесе Фарсель Минҗанов безне озатып йөрде.
Өч ел дәвамында концлагерьда булып, күп газаплар чиккән, совет гаскәрләре коткарганнан соң яңадан яуга кергән Габделбәр Хәбибуллин белән очрашуга Кышкар башлангыч мәктәбе укучылары да килде.
— Без Габделбәр абый янында еш булабыз, хәлен белеп торабыз, очрашуларга чакырабыз, — ди укытучылары Эльмира Исламова.
Ул көнне Габделбәр абый балаларга үзенең сугышта күргәннәре турында сөйләде, альбом битләрендәге фоторәсемнәр белән таныштырды. Алар киткәч, Арча Укучылар сараеның яшь тележурналисты Рәзинә Гыйльмуллина сорауларына җаваплар бирде. Ә оператор Ринат Хәкимов аны видеога төшереп барды.
Аннан икенче төркемгә кушылып, Иске Кишеттә яшәүче Мөхәммәтдин Галәвиев янына бардык. Сугыш ветераны безне орден–медальләрен таккан костюмын киеп, солдатларча туры басып, якын итеп елмаеп каршы алды.
— Тик менә нәрсә сөйләрмен. Хәтер начарланды шул. Бик күп әйберне искә төшерә алмыйм, — диде ул.
Дөрестән дә, яшь тележурналист Алинә Кадриева сорауларына авырданрак җавап бирде, әмма оператор Айгөл Бурангулова каршында сынатырга теләмәде. Аннан сугышта күргәннәрен балаларына сөйләп калдырган булып чыкты. Бар сорауларга да тулы җавапны оныгы Алинә Нурисламова бирде.
— 1943 елны сугышка алганнар аны. Берничә ай Мари урманнарында ачлы-туклы яшәгәннән соң, Мәскәүгә, аннан Германиягә җибәргәннәр. Днепрны кичкәндә дошманнар үзләрен утка тоткан. Бик күп солдатлар шунда башларын салган. Бабамның гомере бетмәгән булган, — ди Алинә. — Берлинны алуда катнашкан. Кенигсбергта яраланган, контузия алган. Госпитальдә дәваланганнан соң, тагын бер елга шунда калып хезмәт иткән, 1946 елны гына өенә кайткан.
Сугышчан батырлыклары өчен ул “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр, “Бөек Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнгән.
Ветеран белән очрашуга Яңа Кишет мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлия Сабирҗанова белән 6-8нче сыйныф укучылары да килгән иде. Авылдашларының батырлыклары алар өчен дә зур үрнәк.
— Без сугыш ветераннары турында сюжетларны моннан берничә еллар элек әзерләгән идек. Дөрес, аларның сыйфаты бүгенге кебек яхшы түгел, әмма бәһасе бик кыйммәт. Чөнки ул вакытта барлык җиде ветераныбыз да исән иде. Хәзер алар дүртәү генә калды, — ди Фарсель Минҗанов.
— Шуларның берсе Мәлик Абдуллин янында да булдык. Ике күзе дә сукыр булуга карамастан, безнең белән бик теләп аралашты, сорауларыбызга җаваплар бирде. Ул батырларча сугышып Берлинга кадәр барып җиткән, җиңүне шунда каршы алган, — диде Зөлфирә Зарипова.
— Ветераннар белән эшкә һәр мәктәп зур игътибар бирә. Безнең Апазда ике сугыш ветераны бар. Узган ел май аенда Гыйният Миннебаев һәм Михаил Әпсәләмов белән очрашу булган иде. Декабрьдә Гыйният абыйны яңадан үзебезгә чакырдык. Бу юлы хәрби комиссариаттан да вәкил килде. Ветеранга “Белоруссияне азат иткән өчен” медале тапшырылды. Очрашу барышын үзебезгә истәлеккә видеога төшереп бардык, — ди Апаз мәктәбе директоры Раушан Сибәгатуллин.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да бергәләп каршы алырга, тагын күп язлар, күп кышлар безнең арада булырга язсын үзләренә. Аларның һәрберсе турында аерым бер китап язарлык. Һәрберсе олы ихтирамга лаек, үсеп килүче буынга зур үрнәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International