Шәһәрнең үз проблемалары бар

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Шәһәрнең үз проблемалары бар
29 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче гражданнарның җыелышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев 2014 елда башкарылган эшләргә хисап тотты, булган проблемаларга тукталды.
Арча шәһәре муниципаль берәмлегенә 6 торак пукты керә. Арча шәһәрендә 19,5, шәһәр яны авылларында 2500 кеше яши, бу райондагы халыкның 40 проценты дигән сүз. Территориясе 3 мең гектар.
Соңгы елларда халык саны бераз үсеш белән тотрыклы булып кала. 2014 елда 465 бала туды, 254 кеше үлде. 366 пар яңа гаилә корды, 96 пар аерылышты. Шунысы игътибарга лаеклы — аерылышучылар проценты башка муниципаль берәмлекләргә караганда түбәнрәк.
Муниципаль берәмлекләрнең мөһим күрсәткече — бюджет үтәлеше. Шәһәр бюджеты узган ел 60 млн. сум итеп, 102,1 процентка үтәлгән. Шуның 43 млн. 462 мең сумы — үз керемнәре. Кайбер предприятиеләр, эшмәкәрләр физик шәхесләргә салымны, физик затлар милек салымнарын түләп бетермәгәннәр. Милекне, бигрәк тә торакны үзвакытында рәсмиләштермиләр, теркәмиләр. Быел бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирәчәкләр.
Арча муниципаль берәмлеге территориясендә 20дән артык эре һәм урта сәнәгать, төзелеш предприятиеләре, 200дән артык сәүдә, җәмәгать туклануы һ.б. предприятиеләр эшли. Мәктәпләрдә 2318 укучы белем ала, бакчаларда 1253 бала тәрбияләнә.
Арча муниципаль берәмлеге республикада гамәлдә булган барлык программаларда катнаша диярлек. Узган ел 260 урынлы балалар бакчасы, Боз сарае, көнбатыш өлешендә мәчет файдалануга тапшырылды, 7нче урта мәктәп, педагогика көллияте ныклап төзекләндерелде.
Яңа елда 80 һәм 40 урынга яңа балалар бакчалары төзелә, шуннан соң 3 яшьтән өлкәнрәк булган балалар бакчалар белән тулысынча тәэмин ителә.
“Арча АТПсы” пассажирлар, мәктәп укучыларын йөртү буенча бик әйбәт эшли. Республикада иң яхшылар арасында. Шулай ук “АСПК”, “ЗУЭС”, РЭС, “Арча нефть продуктлары”, “Арча МСОсы”, “КСМ”, “Татавтодор”, “Сабагаз” филиаллары шәһәрне үстерүгә зур өлеш кертәләр, хезмәт хакын, салымнарны үзвакытында түлиләр, шәһәрдә үткәрелә торган чараларда да актив катнашалар. Узган ел социаль ипотека программасы буенча 10 күпфатирлы йорт сафка керде, быел тагын 7 йорт төзеләчәк. Киләчәктә “аренда торагы” дигән төшенчә кулланылышка керәчәк, 12 шәр фатирлы ике йорт төзелә башлый. Аларда район предприятиеләре һәм учреждениеләре белгечләре яшәр дип көтелә, хәзер аларның исемлеге төзелә.
Аерым йорт салучыларга бөтен шартлар тудырыла. Узган ел шундый 88 участок бирелде. 2015 елда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүгә аерым игътибар биреләчәк.
Юл хуҗалыгы проблемалы булып кала. 147 километр юлның 57 километрына гына асфальт–бетон, 55 километрына вак таш җәелгән. Шәһәрнең үзендә 196 урамның 84ендә генә асфальт.
2014 елда муниципаль юл фонды булдыру һәм аннан файдалана башлау юллар төзү һәм ремонтлау эшләрен арттыру мөмкинлеге бирде.
2015 елда 7 урамга вак таш, 8 урамга асфальт җәеләчәк. Муниципаль юл фонды исәбенә 8 урамны норматив хәленә китерү күздә тотыла.
2015 елның 1 гыйнварында муниципаль берәмлектә 6000 җиңел машина, 720 йөк машинасы, 40 трактор теркәлгән. Моңа бәйле рәвештә аларны кую урыннары җитмәү проблемасы килеп туды, бигрәк тә шәһәр үзәгендә.
Район башкарма комитеты бу проблеманы түләүле урын булдыру, үзәктәге сәүдә челтәрләре янындагы урыннарны арттыру һәм кайбер учреждениеләрне шәһәр читенә чыгару юлы белән хәл итәргә җыена.
Шәһәрдәге тагын бер кискен проблема — халыкны эш белән тәэмин итү.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев та үзенең чыгышында әлеге мәсьәләгә тукталып үтте. Районның үзендә, шәһәрдә эш урыннары булдыруга юнәлдерелгән берничә проект бар. Икътисади кризис аларны тормышка ашыруда күпмедер тоткарлыклар китереп чыгарды, әмма бу юнәлештә эш дәвам итә.
Район җитәкчесе алга таба планнар белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International