Чаңгычылар ярышты

2015 елның 6 феврале, җомга
Чаңгычылар ярышты
Иске Кырлай трассасында район мәктәп укучылары арасында “Металл” ширкәте призына чаңгы ярышлары булып узды.
Ул чаңгычы Фәнил Гарәфиев истәлегенә үткәрелде. Ярышларны район мәгариф бүлеге, “Арча” спорт мәктәбе, Иске Кырлай мәктәбе һәм авыл җирлеге оештырды.
Ярышларда 29 мәктәптән 256 чаңгычы катнашты. Кайнар чәй оештырылган иде. Эльвира Вафина (5нче гимназия), Илфат Шәрипов (Ашытбаш), Динә Сәйфуллина (Иске Кырлай), Ринат Зыятдинов (2нче мәктәп), Наилә Саттарова (Иске Кырлай), Илназ Ибәтуллин (1нче мәктәп), Ландыш Гыйләҗиева (Курса–Почмак), Рафил Ибраһимов (Ашытбаш) иң өлгерләр булып чыкты.
Гомуми белем мәктәпләре арасында Иске Кырлай мәктәбе беренче урынны алды. Икенче урынны Сеҗе мәктәбе һәм өченче урынны Иске Ашыт мәктәбе командалары яулады.
Урта гомуми белем мәктәпләре арасында Лесхоз—беренче, Ашытбаш – икенче, Курса–Почмак мәктәбе командасы өченче урынны алды.
Җиңүчеләргә грамоталар, медаль һәм “Металл” ширкәте әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International