Уҗымнар ничек кышлый?

2015 елның 6 феврале, җомга
Уҗымнар ничек кышлый?
Әлегә алар ак юрган астында. Белгечләр ара–тирә хәлләрен белеп тора. — Уҗымнарның торышын, кар катламының тирәнлеген, тармаклану үзәгендәге температураны даими тикшерәбез, — ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов.
Декабрь ахырында “Игенче” басуында ике катламда боз элпәсе булу ачыкланган. Бу 13 һәм 22 декабрьдә яңгыр һәм юеш кар яву нәтиҗәсе.
Гыйнварда “Северный” агрофирмасы, “Ак барс” агрокомплексы”, “Арча”, “Кырлай”, “Мәрҗани” хуҗалыклары басуларындагы уҗымнарны сынау өчен алганнар. Исән–сау кышлап чыксын өчен аларда шикәр күләме 30 процент чамасы булу әйбәт. Ә ул 19–23 процент кына. Димәк, иртә яздан өстәмә тукландырырга әзерләнергә кирәк.
Басуларда кар катламы 40–46 сантиметр иде. Гыйн-варда 36 мм явым–төшем булды (норма 35 мм).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International