“Яшь йөрәкләр” “Аулак өй” тапшыруында чыгыш ясады

2015 елның 6 феврале, җомга
Питомник клубындагы Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” ветераннар ансамбле ТНВ каналында “Аулак өй” тапшыруында чыгыш ясады. Ибраһим Сабиров ансамбльнең һәр әгъзасына багышлап шигырьләр язган. Алып баручылар Зөлфәт Зиннуров белән Роза Әдиятуллинага шарф бәйләп, түбәтәй чигеп алып килергә дә онытмаганнар. Шундый тырыш, булган инде ул безнең Арча халкы, безнең “Яшь йөрәкләр” ансамбле ветераннары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International