Айныйбызмы, әллә...

2015 елның 6 феврале, җомга
Айныйбызмы, әллә... (кызганыч, өтер куярга туры килә)
2013 елга караганда узган ел аракыны 11 процентка азрак эчкәнбез бит. Аллага шөкер, ниһаять, айный башладык, дип куанырга ашыкмагыз, җәмәгать. Йөрәкне өшетерлек башка саннар шатланырга иртәрәк, ди, әле. Былтыр ялган аракы эчеп 11 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан.
Бу саннар район хакимиятендә ялган аракы әйләнешен туктатуга юнәлдерелгән киңәшмәдә китерелде. Аны район җитәкчесе Илшат Нуриев алып барды.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев районда ялган аракы сатучыларга каршы көрәш чаралары турында сөйләделәр. Без бу турыда газетабызда 17 декабрь һәм 30 гыйнвар саннарында язган идек. Кабатлап тормыйбыз. Ә менә киңәшмәдә халыкны агулауга чик кую өчен тагын нинди чаралар тәкъдим ителүен күрсәтәсебез килә. Беренчедән, район җитәкчесе мондый киңәшмәләргә барлык авыл җирлекләре башлыкларын да чакырырга кушты.
— Авылда кемнең нәрсә белән шөгыльләнгәне уч төбендәге кебек күренеп тора. Җирлек башлыклары законсыз спиртлы эчемлекләр сатучылар турында эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә тиеш. Ә полиция хезмәткәрләре моңа чик кую өчен булган бөтен мөмкинлекләрне дә файдаланырга бурычлы, — диде ул. Киңәшмәдә шулай ук эшмәкәрләргә косметик лосьоннарны күпләп сатуны чикләргә тәкъдим ителде.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов сәрхүшләрне республика учреждениеләренә алып барып дәвалау нәтиҗәлерәк булуын сөйләде. Әмма моның өчен дә пациентның үз ризалыгы кирәк. Хәзерге вакытта хастаханәдә 266 кеше наркологта исәптә тора. Нәкъ менә шулар теләсә нинди арзанлы спиртлы эчемлек кулланырга әзер. Ә сораучы булганда тәкъдим итүче һәрвакыт табыла. Юкса, хәрәм шөгыльнең бәрәкәт бирмәве мәгълүм. Киресенчә, ялган аракы сатучы күпме кешенең гомере фаҗига белән бетүе билгеле.
Утырышта аракы сату күзгә күренеп кимегән Яңа Кенәр, Яңасала, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыклары да аңлатма бирде. Сәбәпләр күп төрле: кешеләрнең читкә китеп эшләве, кибетләрдә ассортиментның ярлылыгы, халыкның, дөрестән дә, азрак эчә башлавы һ.б.
— Бер ел өчендә 28–38 процентка кимүнең сәбәбе халыкның кинәт айнуы була алмый. Алай булса, без бик куаныр гына идек. Әмма оператив мәгълүматлар районга читтән ялган алкоголь продукциясе күпләп кертелүен күрсәтә. Моңа каршы без бөтен җәмәгатьчелек белән бергәләп көрәшкәндә генә уңышка ирешәчәкбез. Аракының ниндиен эчү дә юньлегә илтми, ә күрә торып кешеләрне агулауга без һич тә юл куймаячакбыз, — диде Илшат Габделфәртович.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International